Минем әтиемнең туган авылы турында язып үтәсем килә. Үзенең матур табигате белән күп кешеләрне сокландырган Абдулла авылы Ярмәкәй районында урнашкан. Ярымдуга рәвешендәге тау тезмәләренә сыенып утырган авыл үзе дә дуганы хәтерләтә.
Авыл читтән караганда
Әйтерсең лә бер дуга.
Юкәле түбәне күмеп,
Ташкын сулары тула.
Тауга күтәрелсәң, киң Ык елгасын, икмәк басуларын күрәсең, матурлыкка сокланасың. Ирексездән, авылга беренче килеп утыручылар гүзәллекне күрә белүче, аны яратучы кешеләр булгандыр, дип уйлап куясың.
Бу җирләрдә чишмәләр дә бик күп, тау итәгеннән башланып Ыкка агып төшә алар. Ә Ык елгасыннан башка тулы матурлык булмас та кебек. Салкын сулы елга урыны‑урыны белән бик тирән, ат чумдырырлык урыннары бар, шуңа аны халык телендә «ат чумгылыгы» дип атыйлар. Яз көне авыл кешеләре елгадан боз киткәнне карарга килә.
Авыл халкының тагы бер яраткан урыны ‑ Кирмәнчек тавы. Бу таудан бөтен авылны күрергә, күзәтергә була. Тарихи вакыйгалар да бу тау белән бәйле. Халык сөйләвенчә, гражданнар сугышы вакытында тауның төньяк ягында егерме җиде кызылармияче гәүдәсе җирләнгән. Безнең өчен бу ‑ изге урын. Аклар атып үтереп, Ык елгасына ташлаган бу егерме җиде кешене, халык судан тотып алып, яшерен рәвештә күмеп куйган. Исемнәрен язып таш та урнаштырган булганнар, ләкин ул таш безнең көннәргә хәтле сакланмаган.
Монда, Абдуллада, минем яраткан Фәния әбием яши, кызганычка, бабам Әмир якты дөньядан китте. Бу авылны мин бик яратам. Һәрвакыт, атна саен әбием янына кайтабыз. Ул үзе генә яши, озак еллар ветеринар‑фельдшер булып эшләгән хөрмәтле кеше.
Безне яратып көтеп ала, тәмле ризыклар белән сыйлый. Ә мин вак‑төяк эшләрдә әбиемә ярдәм итәргә тырышам, аның уңганлыгына карап сокланам.
Әтием монда туып‑үсеп, бала чагы монда үткәнгә күрә, миңа Абдулла авылы бик якын.
Ралина ИСӘНГУЛОВА,
8нче мәктәпнең
7д сыйныфы укучысы