«Сорок лет ул бабий век», ‑
дип,
Сөйлиләр бит әкият.
Кырыктан соң әби ясап
Куймакчылар тәки, ә?!
Әзерләгән сиңа әби,
Итми торсыннар әле.
Алтмыштан
соң хатыннарның
Дулатып яшәр мәле.
Яшь чакларда хатын‑кыз ул
Бик туймый шул акылга.
Шуңа ирләр җигә безне
Дөнья йөген тартырга.
Алдап‑йолдап, юмахайлап,
Ышандыра бит тагын:
«Өрмәгән урыннарга да
Утыртмам сине, җаным!»
Дөрес анысы: утыртмый да,
Нужа йөге сөйрибез.
Өрмәгән урыннарны да,
Өргәнен дә күрмибез.
Таң атканчы торабыз,
Көн буе йөгерәбез.
Тазартабыз, чистартабыз,
Юабыз һәм себерәбез.
Баласын да үстерәбез,
Детсадка да йөгерәбез.
Хөкүмәтнең эшен дә
Эшләргә өлгерәбез.
Эштән чабып кайтабыз да
Жарить‑парить итәбез.
«Собрание»дән соңлап
кайткан
Җан кисәкне көтәбез.
Ял җиттеме ир өйдә юк,
Имеш ул рыбалкада.
Әллә инде рыбалкада,
Әллә бүтән «балка»да.
Менә шулай гомер үтә,
Балалар үсеп җитә.
Пенсия бар, квартира бар,
Дөнья бар яклап җитә.
Буш вакыт барлыкка килә,
Башка төрле уй төшә.
Фәлән ел искә төшмәгән
Көзгегә дә күз төшә.
Әстәгъфирулла тәүбә,
«Ничава» икәнбез бит.
Кызыл җиләк кебек кенә
Тулышып җиткәнбез бит.
Гәүдәләр дә бик килешле,
Бил дә тора сизелеп.
Күзләр тора нурлар сибеп,
Тешләр тора тезелеп.
Шайтан да, каһәр суккыры,
Күңел ишеген кага:
«Әллә син дә барасыңмы
Ир йөргән рыбалкага?»
Менә шулай, без, хатыннар,
Бөгеләбез, сынмыйбыз —
Җитмештә дә пахать
будем,
Только әби булмыйбыз!
«Без әнкәйнең биш шатлыгы идек» ‑ кулларым үзеннән‑үзе Роза ханым калдырып киткән китапка үрелде. Беренче җөмләләреннән күзләр йөгереп кенә узарга теләгән иде дә, кинәт алар тоткарлана башлады.
«… Миңа Ходай Тәгалә буй бирмәгән ‑ бер метр да илле сантиметр. Ә безнең инәки минем җилкәгә генә җитә иде буе белән. Менә шушы бәләкәй гәүдәсе белән ничек ул биш бала табып үстергән икән дә, эт тормышына тиң тормышта ничек яшәде икән?..
Инәкинең атасы, бабыкай, бик тырыш кеше булган. Кызларын да ат урынына җигеп эшләткән. «Укып мулла булмассың, чукып карга булмассың. Әнә, авыл читендә кустьпромга чыпта суктыралар, фәлән тиен бирәләр көненә, эшлә әйдә», ‑ дип ул дүрт сыйныф тәмамлаган кызын башкача укырга җибәрмәгән. Укыса кем булыр иде икән безнең инәки, башлангыч белеме белән шундый шигырьләр язгач!»
Сүз Сәгъдүнә Хөббәтула кызы Сәяхова турында. Тумышы белән ул Туймазы районының Өязетамак авылыннан. Гаиләдә алар алты бала туа.
Роза ханымның бабасы Хөббәтула карт бик тырышып дөнья көтә. Авылда колхоз оештырылгач, аның сафларына керә. Тик берникадәр вакыттан соң колхоз тарала. Икенче елны тагын районнан килеп, җыелыш җыялар. Кешеләрнең кайсысын мәҗбүриләп, кайсысын үгетләп, колхозга кертәләр. Хөббәтулла карт качып кала. Шуннан соң аны аерым чакырталар.
‑ Нигә килмәдең җыелышка?
‑ Карат авылына барган идем. Каршыма бүреләр очрады да көн буе җибәрмәделәр...
‑ Ничек кайттың соң?
‑ Бүреләргә бик яхшы очрадыгыз әле, хәзер мин сезне колкозга язам дигән идем, тиз генә качтылар...
Роза ханым җор телле Хөббәтулла карт белән булган тагын бер очракны искә ала: «Бабыкайдан «Нигә кермисең колхозга?», ‑ дип сорагач, ул: «Мин былтыр кергән идем, чыгар тишеген таба алмадым», ‑ дигән. Ул вакытта халык куркырга өйрәнмәгән булган әле, ни уйласа, шуны әйткән. «Тартар теленнән табар», ‑ диләр бит. «Әле син совет власте дошманы икәнсең!» ‑ авыл активистлары җыелышып килеп, бабыкайны талап чыкканнар. Самавыр белән аш пешерә торган казаннарын гына алып калмаганнар, хәтта өйләренә терәтеп салган яңа бураларын да сүтеп алганнар. Корымлы казан астыннан чыккан гәзитне күреп алган бер активист: «Боларны себергә озатырга кирәк! Кара әле Сталинның сүзләрен корымга батырганнар!» ‑ дип кычкыра башлаган. Бу хәлне күреп алган инәкинең әнисе, әбеки, куркуыннан батыраеп киткән, балаларын яклаган арысландай, теге кешенең якасына барып ябышкан. «Әйдә, киттек сиңа, шушы гәҗит бәдрәфеңдә булса, сине дә сөрсеннәр себергә безнең белән бергә!» ‑ дигән».
Гаилә, таланган тормышларын, алабута ашап булса да, ничек кирәк шулай яңадан корып яши торгач, Бөек Ватан сугышы башлана. Олы уллары Фәткулла фронтта һәлак була.
Хөббәтулла картның кызлары курчак кебек матур, уңган һәм чая булып үсеп җитә. Сәгъдүнә Каран‑Бишенде авылына килен булып төшә. Кияүнең әти‑әнисе яшьләргә мунча бурасы бирә. Кызның әтисе аны өй итеп җиткерә.
‑ Шуннан инәки нужа арбасын сөйри башлаган да инде. Беренче уллары Әхмәт туу белән дә әтки үпкә чире белән белән хастаханәгә кергән. Берничә операция уздыруга карамастан, ул 61 яшендә гүр иясе булды.
Бу вакытка гаиләдә балалар саны бишкә тулган. Суны тау буендагы чишмәдән ташыдык, ризыкны учак өстендә әзерләдек, ипине утын ягып мичтә пешердек. Сыер асрамасаң, 20‑30 сотый бәрәңге үстермәсәң, балаларың белән бергә ачка үлдең дигән сүз! Өстәвенә, колхоз бүлеп биргән бер гектар чөгендер, печән өсте, урак... Трудодень хисабына!
Сөйләп бетергесез авыр тормышта яшәп, инәки тирән эчтәлекле шигырьләр язган. Ул бит коммунист түгел, җыелышларга йөрмәгән, телевизор булмаган заман, радио тыңларга, гәзит укырга вакыт юк...
Ул чор хатыннары авыр тормыштан өзлегеп, бик иртә үлде. Безнең инәки дә 52 яшендә, бер йотым су эчәргә тилмереп, ашказаны яман шешеннән вафат булды. Гаиләдә без, балалар, пионер, комсомол, коммунист булып яшәгән чорда да, инәки Аллаһы Тәгаләгә ышанып, бисмилласын әйтеп, амин тотып яшәде. Ходайдан ул үзенә берни сорамады. Ул безнең өчен генә дә сорады...
Инәкиебез иҗат иткән шигырьләр эзсез югалмасын иде. Ул бит чын мәгънәсендә халык шагыйрәсе булган. Газиз кешебез үз шигырьләрендә татар һәм башкорт хатыннарының уй‑фикерен, яшәү рәвешен, балаларына карата бетмәс‑төкәнмәс мәхәббәтен, якты киләчәккә өметен чагылдырган, - дип сөйләде Роза ханым.
Нужа арбасы
Кышның шулай ата буранында
Икәү киттек төнлә саламга.
Гәүдәбезне кемнәр табар иде,
Үлеп калган булсак яланда?!
Ул чагында атаң больницада
Берни белми чирләп ятканда.
Артыбыздан буран күмеп китә
Эзебезне кире кайтканда.
Икебез дә арып, хәлдән таеп,
Тыкрыкка кайтып егылдык.
Саламын да, нужа чанасын да
Өстерәгән, улым, без булдык.
Азатка
Коерыгы белән бергә
Азат алган икеле.
Кичен кайтты аңкы‑тиңке
Адашкан мал шикелле.
Атланмагыз икелегә,
Икеле алдаштыра.
Көндезләрен адаштыра,
Төннәрен саташтыра.
Аптырадым бүген төнлә
Бик саташты Азатым.
Дневнигын күргәч белдем
Саташуның азабын.
Кич ятканда бисмилланы
Әйтеп ят моннан болай.
Ә дәрестә утырганда
Каранма алай‑болай.
Шәригатьчә дә булыр,
Табигатьчә дә булыр.
Тыңламасаң дневнигың
Икеле белән тулыр.
Нинди оят җиткән егет
Икелегә атланса!
Якты йөзең ‑ дневнигың
Пычранса, тапланса!
Укучылар, бу сезгә дә
Васыять сүзем булсын.
Теләгем шул: дневниклар
Бишлеләр белән тулсын!
Әшәке кортка!
«Әни» дигән исем ‑ бөек исем,
Ә картайгач була тәбәнәк!
Ул вакытта үзгәрә шул исем,
Була «әби, әби, әбәнәк».
Эштә дә бит шулай, кешеләрне
Бик зурлыйлар булсаң «нәчәльник».
Әби кебек тәбәнәккә калсаң,
Зурламыйлар сине. Начар бит!
Нахак яла
(Төрмәгә утыртылган
Сабит абый исеменнән)
Гомерем буе дөреслекне яклап,
Ун бармагым белән тырыштым.
Телем белән кыйнадым ялганны,
Күңелләрем белән орыштым.
Ә шулай да ялган өскә чыкты,
Ул котыртты бөтен кешене.
Теле белән түгел, күсәк белән
Кыйнады ул минем ишене.
Хөкем бара олы иркен залда,
Ялган белән тулды залыгыз.
Минем ике улым ач калдылар,
Ризыкларын тартып алдыгыз!
Дөреслекне тапмый үлеп китәм,
Шунысы кала күңелем өстендә.
Миңа алмаш кала ике улым,
Алар табар бөтенесен дә.
Өстән юл юк, җир астыннан китәм,
Москвага барып җитәрмен.
Дөреслекне табып Кремльдә
Үзем сезне хөкем итәрмен!
Илмира ГАЛИЕВА.