Бу мавыгуы әти‑әнисенә бик ошап җитми җитүен. Кызчыкларын еш кына аңлап бетерми алар.
Бәпкә карарга чыгардыңмы, сары йомгаклар белән сөйләнергә керешә. Яисә авыл читендәге уйсу калкулыкта сәгатьләр буе нидер күзәтеп, үзе генә белгән уй‑хыялларына чумып утыра. Мондый сәфәрләрдән күзләре очкынланып, бит алмалары алсуланып кайта ул. Үзе белән алган альбомы төрле сурәтләр белән тулган булыр.
Мәктәптәге рәсем укытучысы класска берәр урындык, гөл савыты алып керә дә, шуны төшерергә куша. Аннан кемгә «өчле», кемгә «дүртле» тезеп чыга. Сурәткә мөкиббән кызыбызны өнәми ул. Тәүге көннән шулай булды.
Өйгә эш биреп җибәргән иде укытучы. Кишер‑чөгендер ишеләрне «натурадан» кәгазь битенә күчерергә. Кызчык тырышты. Бик матур чыкты яшелчәләр. Дәресне бераз дулкынланып көтте ул. Менә укытучы апа рәсемнәрне карый башлар, «ничек болай оста төшердең», ‑ дип мактар…
Рәт‑рәт парталар аша өйгә эшне тикшереп йөргән укытучы, ниһаять, аның янәшәсендә тукталды. Кулына сурәтне алды, озак кына текәлеп карап торды. Иреннәрендә мыскыллы елмаю чагылды. «Һе, кем төшерде моны, абыеңмы?!» Гаҗизләнеп калган бала тәүдә аңламады. Ни сөйли укытучы апасы?! «Я, нигә дәшмисең? Кем төшерде моны?» «Мин ү‑үзем», ‑ дип пышылдады кызчык. «Алдашма! Без әле болай ясый алмыйбыз. Кем өйрәтте сине шулай ялганларга?!»
Укытучы ханым «алдакчы» укучысының альбомына «икеле»не чәпәде. Ялган сөйләргә яратучыларны алдан ук кисәтеп куярга кирәк. Аннан соң булуы бар.
Шул көннән рәссам кызчык өчен тынгы бетте. Мәктәптә укытучы әрли, өйдә әти‑әнисе битәрли: «Башкалар кебек төшер». Рәсем укытучысы юлын тапты. Кызга «өчле»ләрне тезә бирде. Еллыкка да «уртача» билге чыгарды. Тәүдә гаделсезлеккә сабыйларча әрнешкән бала тора‑бара бу хәлгә күнекте. Шөкер, яраткан шөгылен ташламады. Тик хәзер башкалардан кача‑поса рәсем ясый иде ул. Сурәтләрен чоланда яшереп саклый. Ара‑тирә кадерле «дуслары» белән серләшә. Ышана кызчык: килер бер көн, ул иркенләп рәсем төшерәчәк, үзе теләгәнчә.
Кызыбыз үсеп буй җитте. Мәктәп белән хушлашу кичәсе дә артта калды. Кайда укырга барырга? Әлбәттә, рәссамлыкка, сәнгать училищесына. Гәзиттә игъланын да күрде. Шәһәрдә бар икән шундый уку йорты. Үзең белән сурәтләреңне дә алып барырга кирәк, ди. Эшләре күп җыелды аның. Иң яхшыларын сайлап аласы булыр…
Шәһәргә китәр вакыт җитте. Әни кеше кызын бухгалтерлар курсына барырга үгетләде: «Аннан да кулай эш юк, балам. Әнә, Нәфисә апаң, ничек киенә. Колагында ‑ алтын алка, бармаклары тулы кыйммәтле ташлы йөзекләр… Бар, кызым, хет кеше булырсың».
Китте кыз. Һич тоткарлыксыз барып җитте сәнгать училищесына. Документларын тапшырып, тулай торак бүлмәсенә дүрт кыз урнаштылар. Авыл кызлары булып чыкты барысы да. Шуңадыр, уртак тел тиз таптылар. Имтиханнар да артта. Нәтиҗәләр көтәсе генә калды. Аңынчы кызлар шәһәр урамнарын гизде, тиеннәрен җыйнап дигәндәй, кино карап чыкты.
Хәлиткеч көн килеп җитте. Конкурстан үтмәгән булып чыкты кызыбыз. Моны ишетүгә, дөньясын караңгылык чорнап алды. Ничек инде, имтиханнарны әйбәт тапшырды, сурәтләрен мактадылар. Бүлмәдәшләре дә аптырашта. «Син дә кермәгәч, кем укырга тиеш ул художниклыкка», ‑ диеште алар.
Гарьлеге ни тора! Беткән баш беткән, тотты да китте бухгалтерлар курсына. Нәкъ әнкәсе теләгәнчә. Ниятенә әлегә ирешә алмаган икән, киләсе елга бәхетен сынап карар.
Тырыш Назабыз саннар дөньясына чумды. Сәләтле кыз иң яхшылар исәбендә йөри башлады. Группадашлары белән төрле кызыклы чаралар оештыруда беренче булды. Сәнгать училищесында белем алган ахирәте Гөлсөяр белән дә очрашып торалар.
Ә көннәрнең берендә Гөлсөяр үзе шылтыратты. Тавышында дулкынлануы сизелеп торды. «Дустым, бүген паркта очрашыйк әле. Сиңа ишеттерәсе хәбәрем бар», ‑ ди бу. Кызыксынуы җиңде, Наза вакытыннан алда ук сөйләшенгән җиргә килеп җитте. Озак кына саргылт төскә манчылган яфракларга сокланып карап утырды. «Берничәсенең сурәтен төшерәсе булыр», ‑ дип үз алдына сөйләнеп куйды. Әнә, ахирәте дә килә. Йөзе борчулы күренә. Ни булды икән?
‑ Я, сөйлә? Бер‑бер хәл булмагандыр бит? Төсең качкан.
‑ Ни бит, Наза, фойега беренче курсларның эшләрен элеп куйдылар. Иң әйбәтләрен…
‑ Я, шуннан?
‑ Күңелеңә авыр алма, дустым, баштан ук әйтеп куям. Синең дә ике сурәтең бар анда. Теге, берсе чәчәкле алан, икенчесе төнбоеклы күл. Онытмагансыңдыр, шәт?
Оныта буламы! Аеруча бар булмышын биреп «җан өргән» гүзәл аланын… «Хәтерлим» ‑ Наза ишетелер‑ишетелмәс кенә җаваплады. Йөрәк ярасын кузгатасы килмәде. Гөлсөяр янә авыр сулады. Кисәк, ниндидер катгый нәтиҗәгә килгәндәй, ахирәтенең иңбашына кагылды.
‑ Менә шул сөйләргә дигәнем. Сурәтләрең астында синең исемең түгел, бөтенләй башка кызныкы.
‑ Ничек инде?
‑ Исеңдәдер, Камилла исемле бер начальник кызы безнең кырда буталып йөргән иде. Имтиханнарны әллә бирде, әллә юк. Рәсемнәрен күргән булмады… Шуның исем‑фамилиясе язылган синең рәсемнәр астында.
Назаның күз аллары караңгыланды. Куллары белән эскәмия читенә ябышты. Әйе, хәтерендә: борыны югары, чуктай киенгән‑бизәнгән. Чыннан да, әнисе әйткәндәй, бу фани дөньяда бөтен нәрсә дә сатыла микәнни.
‑ Ахирәт, әллә училищега барып, тикшерәсеңме барысын да…
‑ Юк, үземне кимсетеп тикшеренеп йөрмим. Сурәтләремне барып күрәм шулай да. Бик авыр булса да.
Барды, күрде, түзде. Камилла белән дә йөзгә‑йөз очрашу «насыйбы» тиде. Назаның зур ачылган саф күзләре үзенә төбәлүгә, һавалы «нәчәльник» кызы бөрешеп‑кечерәеп калды. Тизрәк читкә борылды…
Шул көннән соң кечкенәдән кулыннан каләмен төшермәгән кыз рәсем сәнгатеннән ваз кичте. Барча сурәтләрен юк итте. Ялкын ялмаган кәгазь кисәкләре белән бергә хыял‑өметләре эреп юкка чыккандай тоелды. «Беркайчан да, бүтән беркайчан да!» Үзенә шул рәвешле сүз бирде ул һәм антына тугры калды.
Бар булмышы белән хезмәтенә бирелде. Кияүгә чыкты, балалар үстерде. Сагаеп, эчтән генә сызып кыз‑улын күзәтте. Рәсемгә тартылу галәмәте сизелмиме, янәсе. Ай, теләми ул йөрәк парәләренә андый тәкъдирне. Үз башыннан кичергәннәр дә җитәрлек… Шөкер. Балалар төгәл фәннәргә өстенлек бирде.
…Көзге яңгырлы шыксыз көн иде. Телефон шылтырады. Гөлсөяр икән. Гаиләсе белән Питерда яшәп ята ул хәзер. Сәнгать галереясендә эшли. Сирәк‑мирәк Наза белән хәбәрләшеп торалар. «Ахирәт, мин шәһәрдә, эш буенча килдем. Бик сәләтле яшь рәссам күргәзмәсе ачылачак бүген. Кичке җидегә кил. Соңга калма!» «Үпкәләмә, Гөлсөяр, бармыйм. Минем күргәзмәләргә йөрмәгәнне беләсең» «Беләм, тик бу юлы син килергә тиеш. Килгәч, үзең аңларсың. Көтәм!» Бетте‑китте. Иптәшенең холкын белә Наза. Әйттеме, өзә дә куя. Үзенә аптырады хатын. Кисәк шкафтан күгелҗем күлмәген, биек үкчәле туфлиләрен алды. Кемдер, нидер алга этәрә сыман. «Ятьрәк җыен, барып күр!»
Ул иркен залга килеп кергәндә, халык шактый иде. Кояштай балкып, Гөлсөяр килеп җитте. «Привет! Әйдә, бер әйбер күрсәтәм». Ахирәтен җитәкләп уртача зурлыктагы сурәтләрнең берсе каршына алып килде. «Яле, ни әйтерсең икән?» Наза теләр‑теләмәс карашын картинага юнәлдерде. Ах… Ни бу? Аның томанлы балачагы сәлам бирәме әллә, Ходаем. Чәчәкле алан! Зифа каеннар шаян җилдә тибрәлә. Чикерткәләр «җыры», бал кортлары безелдәве ишетелде, тыннар иркенәеп китте. Инде күптән кичермәгән хис‑тойгылар биләде. Кем икән бу илаһи сәләт иясе? Әһә, менә исем‑шәрифләре теркәлгән язу. Кәримә Шафигуллина. Татар кызы икән. Назаның уйларын Гөлсөяр бүлдерде. «Ошадымы? Әйттем бит. Безнең төбәк иҗатчысы. Исеме ‑ Кәримә. Әле Питерда яши». Ул арада залдагылар җанланып китте. «Әнә үзе, яшел күлмәктән», ‑ дип пышылдаштылар. Назаның йөрәге дөрселдәп тибә. Хәзер ул балачак илчесен күрәчәк. Тиз‑тиз атлап килүче сылу аңа күптән таныш кебек. Төз, зифа гәүдә, иңнәренә дулкын‑дулкын булып таралган коңгырт чәчләр, алсу иреннәр, кара күзләр… Хатын гүя яшьлегенә кайтты. Әйтерсең лә, ул Кәримәдә кабатланган. Могҗизалар чынбарлыкта да очрый икән ләбаса.
… Күргәзмәдән кайткан хәләлен Газиз гаҗәпсенеп каршы алды. Үзгәреп киткән Наза, сулышын еш‑еш ала. Хатын йокы бүлмәсенә кереп китте. Көзге каршында, үзен тәү тапкыр күргәндәй, озак кына утырды. Газиз аны читтән генә күзәтә бирде. Тынычлангач, сөйләр әле ни булганын…
Наза исә уйлар әсирлегендә иде бу минутларда. Ниләр кичергәндер, белмәссең. Калтыранган кулы өстәлдә яткан каләмгә үрелде. Ниндидер кәгазь бите тапты. Кул астында сызыклар пәйда булды. Тәүдә ышаныр‑ышанмас, оялчан гына йөз сызатлары кәгазь битенә ятты.
Тора‑бара ханымның кул хәрәкәтләре ныгыды, каләме җәһәтрәк «йөгерергә» кереште. Кояшлы алан. Нәфис чәчәкләр бер‑беренә «күз кысыша», чикерткә «скрипкасында» көй сыздыра. Сары бөдрә чәчле нәни кызчык куе үлән арасына сыенган. Гамьсез сабыйның гаҗәеп дөнья белән танышу мәле…
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА