Ягымлы хуҗабикә әйбәтләп карый, тамагын яхшылап туйдыра. Урын‑ятагы җылы, йомшак. Маемлап кына китмә мондый хәстәрлекле тормыштан!
Назлы песекәй хуҗабикәнең кара күзле, якты елмаюлы улын аеруча үз итте. Карамелька дип кушамат такты егет песи баласына. Чем кара, хәтфәдәй йомшак, ялтыравыклы йонлы булгангадыр, бәлкем. Шунда ук ияләште бу атамага мәхлүк җан иясе. Тиз арада дуслашып китте мәче белән егет. Кызык, күңелле иде икесенә дә. Наян песи баласы хуҗасының аяк очында йокларга күнекте. Ничектер тыныч, рәхәт иде аңа шулай.
Барысы да бер көнне кисәк үзгәрде. Моңсу елмайган егет өйдәгеләр белән хушлашты. Өстендә таныш түгел кием иде аның. Хуҗабикә, сиздермәскә тырышса да, ирексездән агылган күз яшьләрен тыялмады. «Борчылма, әнием, сагынып та өлгермәссең, кайтып җитәрмен», ‑ дип юатырга тырышты улы. Бер читтә гаҗәпсенеп күзәтеп торган Карамельканы күтәреп алып, күкрәгенә кысты. «Сау бул, песекәем, кара аны, йортны сакла, минем әнигә ямансуларга ирек бирмә», ‑ дигән булды.
Китте. Шул көннән моңарчы шаулап‑гөрләп торган өйдә әллә ниткән шомлы тынлык урнашты. Хуҗабикә моңсуланды, элеккечә аш‑су бүлмәсендә булышканда матур итеп җырламый да, көлми‑шаяртмый да. Ашка бәрәңге турап салганда, «Шөкер, җөп сан чыкты, улыкаем исән‑имин кайтыр, Алла боерса», ‑ диде еш кына. Ул кадәрлесен аңламый, әлбәттә, Карамелька, ләкин ул яраткан хуҗасының киткәндә әйтеп калдырган сүзләрен истән чыгармый. Уяу күзәтә егетнең әнкәсен. Елый башладымы, тизрәк йөгереп янына килә, мияуларга керешә. «Елама инде, мин монда бит», ‑ дип юата үзенчә. Хуҗабикәнең суырылган йөзенә елмаю йөгерә, «И матурым, акыллым, син дә аңлыйсың мени минем хәлләрне», ‑ дип башыннан сыйпый. Шул рәвешле яшәп яталар икәү.
Хуҗабикәнең кызы, егетнең сеңлесе, башка җирдә тора, еш килә анысы, хәл‑әхвәл белешә. Үзләренә кунакка чакыра. Баргалыйлар. Тик озак юанмыйлар, тизрәк үзләренә ашыгалар. «Абыеңнан хәбәр килмәгәе, кайтыйк инде без, кызым», ‑ ди ана кеше.
Чыннан да кайтып төште бит берзаман яшь хуҗа. Ябыккан, бер аягына аксый. Ә елмаюы шул ук, балкып янган кояштай! Газиз анасын, аягына сарылган Карамельканы күтәреп кочып алды, әллә үзенең дә күзләре яшьләнде инде...
Бәхет кошы очып керде мени йортка! Сөйләшеп сүзләре бетми, хуҗабикә өстәлгә тәмле‑татлы ризыкларын тезде, туктаусыз улын сыйлады. Карамелькага да мулдан эләгә. Чын бәйрәм! Ике‑өч көннән кунаклар җыйнала башлады. Күңелле иде өйдә! Их, гел шулай булсачы...
Юк шул, бераздан хуҗабикә янә уйчанланып йөри торган булды: улының китәр вакыты якынлаша. Тагын озаттылар бергәләшеп газиз кешеләрен. «Нишлисең, солдат бит, бурычын үтәргә тиеш, бармый булмый», ‑ дип аңлатты Карамелькага ана. Песекәй төшенде, кабат көтәргә кирәк димәк яшь хуҗаны. Озакламасын иде берүк!
Тик кире әйләнеп кайтмады егет. Шактый вакыт хәбәре килмәде. Якыннары ут йотты. Әмма өметләрен җуймадылар, зарыгып көттеләр, яхшыга юрарга тырыштылар. Карамелька да боекты, нидер сизенгәндәй, уен‑шаярудан ваз кичте. Ә көннәрнең берендә... Хуҗабикәнең кызы килде. Күзләре шешенгән, карашын яшерә, ни рәвешле сүз башларга белми. «Ул инде юкмы?» ‑ дип кенә сорый алды ана. Кызы баш какты, нидер сөйли генә башлаган иде хуҗабикә кисәк аңын югалтып егылды. Ашыгыч ярдәм чакырттылар. Коткардылар. Ана тора‑бара әкренләп кенә аягына басты, ничек тә үзендә көч табарга, күз нуры‑балакаен соңгы юлга озатырга кирәк иде. Якыннары янәшәдә, Карамелька исә бөтенләй кырыеннан китми, сакта уяу тора. Ул да вакытыннан алда зурайды, олпатланды кебек. «Карале, барысын да аңлый бит бичара җан иясе», ‑ диеште күрше‑күлән. Теле юк шул, сөйләр иде дә бит моң‑зарын...
Батыр яугирне җирләгәннән соң байтак гомер узды, ел фасыллары бер‑берен алыштырды.
Ана белән Карамелька тәмам бербөтенгә әверелде. Кадерле кешеләрен искә алмаган сәгать‑минутлары юктыр, мөгаен. Һәммәсе дә урынында, ул киткәндәге сыман. Ә менә кечерәк өстәлгә ана йөрәк парәсенең хәрби бүләген, баш киемен, кружкасын куйды. Кара тасмалы зур булмаган сурәте дә шунда сөяп куелган. Олы сурәте стенага эленгән. Әнисе улы белән гапләшә... Нәкъ исән чагындагы сыман. Әрнешеп елый башласа, янә песекәй йөгереп килеп җитә, әйтерсең лә мыраулап‑мияулап әңгәмәгә кушыла.
Иң гаҗәбе, хуҗабикә игътибар итә калды ‑ Карамелька үзен бик тә сәер тота. Көн саен билгеле бер вакытта өстәлдәге кара тасмалы сурәтне аудара, ипләп кенә өстенә йомарланып ята. Шул рәвешле икешәр‑өчәр сәгать кузгалмый. Карашы үтә күренмәле савыт эчендәге кружкага төбәлә. Ниләр уйлый икән Карамелька бу мизгелләрдә? Хәсрәтләнәме, яраткан хуҗасын сагынып искә аламы, гамьсез‑бәхетле чакларын хәтерлиме... Әллә үзенчә сөйләшә‑фикерләшәме?
Әйе, адәм баласына гына хас түгел шул тугрылык хисе. Андый вакыйгалар элек‑электән билгеле. Хуҗасын җуйган, ләкин һаман булса күз төбәп көткән, тугрылык саклаган җан ияләре хакында еш укырга‑ишетергә туры килә. Карамелька да шулар исәбеннәндер, күрәсең. Гомере генә булсын, сөекле хуҗабикәсенә терәк һәм юаныч ул. Гәрчә кечкенә генә йомшак песекәй булса да...
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА