Матур яшьлек еллары ак калада узгангамы, һаман да сагынып яшим икән. Бәлки, кайбер шәһәрдәшләр хәтерлидер, мин 4нче китапханә филиалында хезмәт салдым, китапханә мөдире булып 16 ел эшләдем. Хезмәтемне бик яратып, җанымны биреп, янып башкардым. Китапханәдә күптөрле чаралар, очрашулар, кичәләр уздырдык. Ул чорда шигырь яратучыларның «Туган як» клубы яшәп килде, клуб әгъзаларының күбесе хәзер мәрхүм булды. Язмабыз аларны искә алу, дога булып барсын. Клуб әгъзалары эшемдә һәрчак ярдәм кулы сузды, бик миһербанлы, әдәплеләр иде. Бүген дә рәхмәтлемен аларга. Исемләп санамыйм, шагыйрьләребездән тыш, уку йортлары хезмәткәрләре, дин әһелләре белән тыгыз элемтәдә эшләдем. Үзәк китапханәдәге хезмәттәшләремне дә җылы итеп искә алам. Бик тырыш, мөлаем, үз эшенең профессионаллары эшли китапханәләрдә.
Казан никадәр матур, заманча шәһәр булмасын, Октябрьский сагындыра, ел саен кайтып әйләнергә, туганнар, дуслар белән күрешеп аралашырга тырышам. Кайнам‑канатам миңа әти‑әнием кебек якын кешеләр, аларда кунак булам. Әйткәндәй, бүләк итеп, һәрчак «Туган як» гәзитенә яздырам. Укысыннар, шәһәр яңалыклары белән танышып барсыннар дим.
Октябрьский көннән‑көн матурлана, кайткан саен яңартылган урамнарга, яңа парк‑скверларга карап сөенәм. Алдагы көннәрдә яңа очрашулар насыйп булсын дип хушлашам.
Альбина ШӘҺИЕВА