Күренекле шагыйрь, язучы‑прозаик, драматург, Татарстан Республикасының атказанган мәдәният хезмәткәре, Халыклар Дуслыгы ордены кавалеры, дәүләт премиясе лауреаты Фәнис Яруллинга багышланган музей үзе исән чагында ук аның туган йортында оештырыла.
Безне, Октябрьскийның «Яшел дөнья» клубы һәм «Айгөл» краетив кул эшләре клубы хатын‑кызларын, шәһәрдән ерак булмаган Кызылъяр авылына килеп керү белән дә беренче эш итеп матурлыгы һәм чисталыгы белән күзләрне иркәләп торучы территория каршы алды. Якты йөзе, тәмле сүзе белән кунакларны кабул иткән музей‑йорт җитәкчесе Гүзәлия Газизуллина татар халкының яраткан язучысы Фәнис Яруллинның язмышы, аның тормышы турында кызыклы итеп бәян итте. Шул вакытта без әлеге кеше турында бик аз белүебезне аңладык.
Милләттәшебезнең тәкъдиренә язылган ачы сынаулар алдында баш имичә, үзендә яшәр өчен көч табуы безне тетрәндерде дә, тәэсирләндерде дә.
«Мин иң бәхетле кеше!» ‑ дигән ул үзе турында, гәрчә кеше ярдәменнән башка хәрәкәтләнә алмаса да. Аның янәшәсендә башта әнисе, аннан соң тугры хатыны булган - ул ире өчен шәфкать туташына да, сәркатипкә дә, искиткеч хуҗабикәгә дә әверелгән. Фәнис Яруллин тормышны яратуы белән күпләргә үрнәк булып тора. Язучы белән янәшә аның хатыны Нурсөя ханым хөрмәтенә ул исән чагында ук һәйкәл куелуы - гадел күренеш.
Яши‑яши шуны белдем, ‑
Тормыш мәңге
сыный икән.
Намусына тугры кеше
Сынаулардан сынмый
икән.
Яши‑яши шуны белдем, ‑
Бәхет күктән
яумый икән.
Эшне дусты иткән кеше
Кайгылардан аумый икән.
Без шагыйрь әсәрләре белән дә якыннан таныштык. Аның төрле жанрларда иҗат итүен белдек. «Мин тормышка гашыйк» исеме астында 1964 елда ук дөнья күргән беренче китабын кулларына алган хатын‑кызлар, шигырьләрне укып, аларның никадәр гади, аңлаешлы һәм күңелгә үтеп керерлек итеп язылуына соклануларын яшереп кала алмады.
Мин дә йөртәм шушы
зур исемне ‑
Кеше дигән бөек
атым бар.
Шул исемгә тап төшермәм диеп,
Үз‑үземә биргән
антым бар.
Кеше дигән бөек атым
бар да
Җирдә яшәү өчен
хакым бар.
Таянырга якын
дусларым бар,
Көрәшергә эчтә
ялкын бар.
Һәм йөрәккә бетмәс
җылы биргән
Җир кояшы ‑ бөек
халкым бар.
Шул ук 1964 елда «Комсомольская правда» гәзите уздырган бөтенсоюз бәйгесендә Фәнис Яруллин әсәрләре икенче урынга чыга һәм алар «Розовый олень» шигырьләр җыентыгына кертелә. Алар рус, казах, украина, венгрия һәм башка телләргә тәрҗемә ителеп, төрле гәзит‑журналларда басыла. Тора‑бара ул зур поэмалар, драма әсәрләре дә иҗат итә башлый.
Менә шундый талантлы кешенең безнең шәһәрдән ерак түгел урнашкан Кызылъяр авылында яшәве, искиткеч әсәрләр иҗат итүе һәм, иң мөһиме, тормышны өзелеп яратуы аның чын шәхес булуы турында сөйли. Без якташларыбызга Фәнис Яруллинның музей‑йортына сәяхәт кылырга киңәш итәбез. Анда булып кайткач яшәүгә караш үзгәрә, безне борчый торган проблемалар ниндидер тормыш ваклыгы булып кына тоела башлый. Чын мәгънәсендә тылсымлы урын.
Гөлнур БАЛГАЗИНА