Ишле гаиләдә төпчек булып дөньяга килде Вәкилә. Әтиләре сугышта һәлак булды. Бичара әниләре кызларын аякка бастырыр өчен бар көчен бирде, үзен аямады. Соңгы ризыгын сабыйларына каптырырга ашыга иде. Җил‑яңгыр тигезмәде, исән‑имин үстерде. Олы кызына зур өметләр баглады ана, чөнки Мәликәсе бар эшендә терәк‑ярдәмче булды. Ышанычын аклады балакае, бар тырышлыгын салып, һөнәрле булуга ук, сеңлекәшләрен үз канаты астына алды. Бөтен тапканын тулысынча диярлек аларга баглады. Рәхмәтле иде, билгеле, сеңел тиешлеләр апаларына. Әллә ни кыенлык күрми буй җиткерделәр, яшьли үз ярларын табып, гаилә кордылар. Төпчекләре Вәкилә генә үтә үзсүзле, иркә булды. Матур киенергә, тәмле ашарга яратты. Укуга да әллә ни көч сарыф итмәде, колхоз эшенә дә атлыгып бармады. Берәр аулаграк җирдә посып калыр иде дә туйганчы йокы симертер иде. Аз кызарырга туры килмәде өйдәгеләргә ялкау кызый өчен. Әмма орышырга базмыйлар, каты бәрелергә куркалар. Бер сүз әйттеңме, шунда ук күзләренә яшь тула, борынын мышкылдата башлый. Кызгандыра белә үзен хәйлә капчыгы...
Кияүгә дә унсигезе тулыр‑тулмас «ычкынды» Вәкилә. Кунакка кайткан бер егеткә иярде дә китте. Никах укытырга көчкә өлгәштеләр. Күрше район авылына килен булып төште. Каенана башта ук ошатмады чит кызыйны, улының киңәш сорамый «чәчби» алып кайтуына ачуы кабарды. Өстәвенә юньләп эш рәте дә белми икән. Кай ягы белән караткандыр...
Начармы‑яхшымы, торып киттеләр шулай да. Вәкилә эшкә урнашып азапланмады, хәер, тиздән уллары дөньяга аваз салды. Гали дип исем куштылар сабыйга. Күпме тели шулай йокларга күнеккән төпчеккә шактый кыенга туры килде, әлбәттә. Монда синең балавыз сыкканыңа исләре китмәде. Тапкансың, кара, дип кенә җаваплый каенанасы. Ире дә ярдәмләшергә атлыгып тормый, өстәвенә читтән торып техникумга укырга керде, кешечә яшәргә кирәк, дипломсыз булмый, ди... Җаен тапты яшь хатын. Гадәтенчә Мәликә апасына оран салды. Үз куышын корып та өлгермәгән Мәликә тиз капты хәйлә тозагына. Жәл бит төпчек... Акчасын да бирде, кием‑салымын да. Ашарга да ташыды. Бераз үсә төшкәч, Гали күп вакытын «авыл апа»ларда уздыра торган булды. «Күктән иңгән» рәхәтлеккә гаилә башлыгы да тиз күнекте, шулай тиеш дип кабул итте...
Еллар исә алга тәгәрәде. Инде ике бала анасы булган Вәкилә шәһәргә «таю» хакында ешрак уйлана башлады. Анда ичмасам бөтенесе әзер, су ташып, мал асрап интегәсе юк. Диплом алып өлгергән ире дә хуплады, чөнки хыялында үзен «нәчәлникләр» янәшәсендә күрә иде.
Шәһәрдәге Сәкинә апаларына гозерләрен җиткерделәр. Ул инде сеңлекәшен күптән кызгана иде, тиз арада күнде. Җизнәй тиешле кеше дә каршы килмәде, баҗасын үзе эшләгән конторага урнаштыру җаен тапты.
Вәкилә хезмәт урыны эзләп маташмады, балалар карыйм болай да, диде. Балалар исә элеккечә күбрәк «авыл апа»ларда булды. Мәликә, ниһаять, тормышланды, хатыны вафатыннан соң ялгыз гомер кичергән авылдашына кияүгә чыкты. Үзләрендә еш кунак булган малайларга караңгы чырай күрсәтмәде ире, рәхмәт төшкере. Киресенчә, «бичара» Вәкиләне үзенчә кызгана иде ул. Итен‑маен, сөтен‑каймагын ташып кына торды юлы шәһәргә барган саен.
Озакламый Вәкиләнең иренә фатир бирделәр. Югарырак үрмәләгән җан кисәге масайды, «нәчәлникләрчә» корсак үстерде. Сүз дә юк, ярый белә иде өстәгеләргә! Тик шунысы бар: «читкә» йөргәләргә кереште. Чибәр, уенчак хатыннар җитәрлек бит, ничек түзмәк кирәк. Гаиләсен карый, ким‑хур итми, тапканын кайтара, так что барысы да тәртиптә! Төпчек инде апаларына зарын түкте, тегеләре кияү кешегә ләгънәт укыды, балакайны санга сукмый бит, дип кайгырды. Балакай дигәннәре шул гомерлек төпчек инде, нишләтәсең...
Заманалар гына үзгәрешсез калмады. Мәликә янә ялгыз калды, соңлап тапкан хәләлен җирләде. Үзе дә каты авыруга сабышты. Элеккеге кыенлыклар, тормыш арбасын тартулар эзсез узмады, билгеле. Шәһәрдәге хастаханәгә салдылар. Хәзер инде бар өмете Вәкиләдә иде аның. Фатирлары ерак түгел, җәяүләп тә килерлек. Ташламаслар әле, күрсәткән яхшылыкларны онытмаслар шәт. Кадерләп үстергән төпчек ләбаса...
Төпчек берничә тапкыр килде килүен. Озакка түгел. Авыз‑борынын яулыгы белән каплап, чирканып кына утырды. Сушки‑мазар салынган букчасын апасына тоттырды да, тизрәк китер якка кузгалды. «Бераз утыр инде, сеңелкәем», ‑ диюгә баш кына чайкады. «Ашыгам, эштән кайтуларына ашарга әзерләргә кирәк». Мәликә моңсу гына көлемсерәде. Ни хәл итәсең, рәте китте шул, кирәге калмады төпчеккә. Тик күңел дигәнең ышанмый, һаман өметләнә. «Юасы керләрем бар иде, машинкаңда әйләндермәссең микән», ‑ дип тә карады Вәкиләнең бер килүендә. «Юк, апа, ирем яратмый кеше әйберен өйгә керткәнне, шикләнә», ‑ дип җаваплады тегесе. Алай икән. «Табиблар рөхсәт итте, ванна керергә барсам сезгә», ‑ дип тә үтенде апа кеше...
Изгелек гелән әйләнеп кайтмый икән шул хуҗасына. Җитеш тормыш сәбәпме, башкасымы. «Ире кушмагач, нишләсен инде балакаем, уза алмый, артык юаш булды шул», ‑ дип яраткан төпчеген акларга тырышты Мәликә.
Шәһәрдәге икенче сеңлесе килде, әлбәттә, апасы янына. Гәрчә ераграк торса да, үзе бик сәламәт булмаса да. Керләрен дә юды, тәм‑томын да китерде. Сеңлекәшнең кызлары да Мәликәне ташламады. Бигрәк тә Вәкиләгә аптырады алар. «Сез якынрак бит. Тиз генә керләр юып илтик әле хастаханәгә», ‑ дип сораганнар иде берзаман. «Юк, ‑ дип кырт кисте Вәкилә. ‑ Мин ир белән яшим, туганнар белән түгел. Ул кушмый, бетте‑китте». Әллә нинди бай, аристократ токымыннан чыкканнар диярсең валлаһи. Шул «начар» туганнар аркасында, Мәликә апа тырышлыгында кеше булдылар түгелме?!
Гомер бакый төпчегем, балакаем, дип өзгәләнгән апасы вафатыннан соң да әллә ни хәсрәтләнмәгән иде ич Вәкилә. Ә нигә, тормышы көйләнгән, һәммәсе җитеш. Үзенекеләр барысы да исән‑сау. Язмышы шулай булгандыр, аңа Вәкилә гаепле түгел лә. Үз гаиләсе, балакайлары өчен җан ата төпчек, калганнарда эше юк. Вәт.
... Әйе, моңарчы гелән шулай булды. Нигә соң әле килеп борчыла, йокысызлыктан җәфалана. Туганнары гаепләми аны, чит итми. Шактый вакыт узды бит инде. Нилектән тынгы тапмый, үзе дә аптырый. Күзен йомуга, Мәликә апасы пәйда була. Юк, шелтәләми, моңсу гына елмая. «Хәлләрең ничек, төпчек?» ‑ дигәндәй. Их, кайтарып булса икән үткәннәрне. Искә төшә‑ә, я тегесе, я монысы... Менә Мәликә өр‑яңа күлмәген сеңлесенә тоттыра, куанып ки, мин үземә тагын алырмын әле, сиңа кирәгрәк, янәсе. Менә азык тутырган галәмәт олы сумкаларын ишек төбенә куя, кабарып беткән учларын ышкый. «Юл өзелгәнче китердем әле, автобус йөргәндә, рәхәтләнеп ашагыз», ‑ ди. Менә капка төбендә кунакларны каршылый, йөзе кояштай балкый, өрмәгән җиргә дә утыртмый. Авырып киткән чагы булса да, сиздерми, борчымый.
Я Ходай, изгеләрдән изге җан булган ләбаса апасы! Ә Вәкилә? Бер яулык та алып бирмәде бит ул Мәликәгә! Үпкәләп ята гына күрмәсен, Алла сакласын.
Иртәгә үк хәер илтеп бирергә кирәк мәчеткә, булмый болай. Җан ачысы хәтәр икән, соңлап килгәне — бигрәк тә. Вәкилә дә яшәрми ич, гомер йомгагы алга тәгәри, артка түгел. Исән‑сау, аек акыллы чакта тәүбәгә килүең, гафу үтенүең хәерле. Соңламаска иде ничек тә.
Сәлия ГАРИФУЛЛИНА