

Зыян күрүче сүзләренә караганда, март башында аңа таныш булмаган кеше шалтыраткан. Телефоннан сөйләшүче үзен инвестицияләр өлкәсендә зур тәҗрибәгә ия финанс белгече дип таныштырган. Кыска гына сөйләшүдән соң, ул ир-атка «биржа»да акча эшләргә тәкъдим иткән.
Ышаныч тудыру өчен, җинаятьчеләр зыян күрүчегә «Cifra-market» инвестиция кушымтасын урнаштырырга һәм анда шәхси кабинет булдырырга киңәш иткән, шулай ук кечкенә «башлангыч взнос» кертергә кушканнар. Ир-атның ышанычын ныгыту өчен, аңа аз гына табыш чыгарырга рөхсәт иткәннәр, аннары «инвестицияләрне» дәвам итәргә күндергәннәр.
Нәтиҗәдә, бер ай эчендә Нефтекамадан ир-ат мошенникларга 3 миллионнан артык акча күчергән, шуларның 2 миллионы кредитка алынган.
Әлеге факт буенча РФ Җинаять кодексының 159 маддәсенең 4 өлеше (мошенниклык) буенча җинаять эше кузгатылган.
Башкортстан Республикасы буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: