-2 °С
Кар
2026 елның 1 гыйнварыннан иминиятләштерү пенсиясе 7,6% индексацияләнә. Бу агымдагы ел йомгаклары буенча көтелгән инфляциядән югарырак.
«Арытаба да пенсионерларның керемен арттыру өстендә системалы рәвештә эшләү мөһим. 2024 елның май указында билгеләнүенчә, пенсия инфляциядән ким булмаган темплар белән артырга тиеш. Киләсе елның 1 гыйнварыннан картлык буенча иминиятләштерү пенсиясе 7,6% индексацияләнә, ягъни 2025 ел йомгаклары буенча көтелгән инфляциядән югарырак», — дип белдерде Русия Президенты Владимир Путин икътисади мәсьәләләр буенча киңәшмәдә.
Чыганак: «Башинформ»