-2 °С
Кар
«Орион» тегү остаханәсен 1996 елдан Мөхсиновлар гаиләсе җитәкли. Идарәче Сиринә Мөслихова кунакларга остаханәнең барлыкка килү һәм үсеш тарихы, эш үзенчәлекләре турында сөйләде һәм милли киемнәр тегүгә заказлар Русиянең төрле шәһәрләреннән генә түгел, Германия, Төркия, Эстония, Испания, Австралия, Италия һәм Казахстаннан да килә, дип билгеләде.
Чарада катнашучылар биредә җитештерелгән костюмнарны үз күзләре белән күрде, башкарылган эшнең сыйфатын бәяләде.
Очрашу креатив индустрияләрне үстерү буенча алга таба бергәләп эшләү, муниципалитетлар арасында тәҗрибә алмашу һәм нәтиҗәле хезмәттәшлекне җайга салу өчен бик яхшы мөмкинлек булды.