Туган як
+20 °С
Облачно
МАКС
Общие статьи
20 Мая , 10:26

Яңа маршрут, онытылмас мизгелләр

Руслайн авиалинияләре Уфадан Сухумга туры рейс ачты, әлеге вакыйга үзе үк тарихка кереп калды

Яңа маршрут, онытылмас мизгелләрЯңа маршрут, онытылмас мизгелләр
Яңа маршрут, онытылмас мизгелләр

Бу атна минем өчен чын мәгънәсендә ачышлар һәм яңа хисләр белән тулы булды. 30 ел эчендә беренче тапкыр башкарылган Башкортстаннан Абхазиягә туры очышта катнаштым, табигатен күреп сок­ландым. Минемчә, бу яңа туристик юнәлешнең башы гына әле...
Туры рейслар ачылу безнең республика өчен дә мөһим чара. Очышта Башкортстанның тышкы икътисади бәйләнешләр һәм конгресс эшчәнлеге министры Маргарита Болычева үзе дә катнашты. Төбәкнең төрле район һәм шәһәрләре гәзит‑журналлары редакцияләре хезмәткәрләре беренче рейс белән җылы якларга җыендык. Уфа аэропортында үзара танышып, дуслашып алдык, алдагы ялдан матур тәэсоратларга өметләнеп, очышны көттек. Ялга китүчеләрнең кәефе күтәренке, барысы да яңа маршрутның уңышлы булуын тели.
Ике сәгатьтән артык вакыт узуга без инде Кара диңгез ярында. Самолеттан аста калган шә­һәр‑авылларны күзәтеп, Кавказ таулары кыяларына сокланып барып, вакытның узганы сизелмәде дә.
Сухум аэропортында безне җылы каршы алдылар. Абхаз биюләре генә ни тора! Милли чыгышлар, елмаю һәм чәчәкләр белән кунакларны каршы алу — традиция икән.
Чит илдә Җиңү парады
Сухум — үзенең тын гына үз җаена аккан тормыш рәвеше, яшеллеге һәм диңгезгә якынлыгы белән таң калдырды. Без биредә Җиңү парадында да катнаштык. Сухумның Ирек мәйданында Бөек Ватан сугышында җиңүнең 81 еллыгына багышланган тантана узды. Ул Абхазия һәм Русия халыкларының тарихка, батырлыкка һәм бердәмлеккә хөрмәтенең мөһим символы булды.
Йөзләгән хәрби — Оборона министрлыгы, Дәүләт сак хезмәте, Эчке эшләр министрлыгы, Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Дәүләт таможня комитеты, шулай ук Русия Оборона министрлыгының җиденче хәрби базасы һәм Русия федераль хәвефсезлек хезмәте чик буе идарәсенең Абхазиядәге вәкилләре сафта тигез атлап узды. Парадта хәрби техника һәм авиация дә катнашты, бу чараның масштабын һәм әһәмиятен ассызык­лады.
Бәйрәмнең кульминациясе — «Үлемсез полк» йөреше. Сухум халкы һәм кунаклар — төрле яшьтәге кешеләр мәйдан буйлап Бөек Ватан сугышында катнашкан әти-әниләренең, әби‑бабаларының портретын тотып узды. Бу акция батырлар истәлегенең онык­лар йөрәгендә яшәвен тагын бер кат искәртте.
Сухумда Җиңү көне үткәннәргә хөрмәт кенә түгел, ә бердәмлек, батырлык һәм буыннар дәвамчанлыгы билгесе дә.
Парадтан соң без шәһәрнең тарихи урыннарын карадык, диңгез буенда йөрдек, җирле кафеда милли ризык — хачапур һәм ачмадан авыз иттек.
Серле гүзәллек күлендә
Икенче көнне Сухумнан ерак түгел урнашкан Рица күленә сәяхәт кылдык. Тау юллары, серпантин, табигатьнең матурлыгы — болар барысы да онытылмаслык тәэсирләр калдырды. Күлнең суы көзгедәй ялтырый, ә тирә‑яктагы таулар искиткеч манзара тудыра, бик матур һәм серле урын. Катамаранда йөзеп, фотога төшеп кинәндек.
Рица күленең икенче ярында илнең тарихына һәм архитектурасына кагылышлы уникаль объект  — Сталин дачасы урнашкан. Шулкадәр аралар узып, тарихи урынны күрми китә алмадык.
Сталин дачасы 1947 елда төзел­гән һәм ул бишенче санлы дәүләт дачасы буларак билгеле. Башта, 1937 елда, бу урында партия җитәкчеләре өчен кечкенә аучы йорты булган. Сугыштан соң аны сүткәннәр һәм әлеге дачаны төзегәннәр. Ул яшел төскә буялган, юкәләр арасында яшеренгән, шуңа күрә аны самолеттан да, судан да күрү мөмкин түгел.
Дача эчендә берничә йокы бүлмәсе, кинозал, кабул итү за­лы бар. Бүлмәләр гади итеп җиһазландырылган. Сталин төрле йокы бүлмәләрендә йоклаган, хәтта бер төн эчендә бер бүлмәдән икенчесенә күчкән, дип сөйләде гид. Ванна бүлмәләре аеруча игътибарга лаек, биредә фаянс ванналар урнаштырылган, анда су берничә сәгать буе кайнар булып калган.
Сталин дачасы тарихның тере шаһиты буларак күз алдына басты. Бүлмәләр буйлап йөргәндә, үзеңне шул чорга кайткандай хис итәсең. Бу сәяхәт тә безнең өчен онытылмаслык булды!
Өстәвенә, мин бу көнне беренче тапкыр зиплайнда тау елгасы өстеннән очып уздым, адреналин һәм шатлык хисләре алдым, көннең узуы сизелми дә калды.
Һәр көнне яңа кичереш
Сухумда урнашкан Ботаника бакчасы — Абхазиянең иң борынгы һәм әһәмиятле фәнни‑тикшеренү учреждениеләренең берсе. Аның тарихы 1840 елга, генерал Н.Раевский инициативасы белән нигез салынган чорга барып тоташа. Бакчаның мәйданы якынча 30 гектарны тәшкил итә, ә коллекцияләрендә дөньяның төрле почмакларыннан китерелгән 4000нән артык үсемлек төре тупланган. Бакча турында шундый мәгълүмат таптым.
Биредә субтропик үсемлекләрнең, агач‑куакларның, чәчәкләрнең һәм су үсемлекләренең уникаль коллекцияләре тупланган. Бакча территориясендә дөньядагы иң озак яшәүче агачлар — дүрт мең елга кадәр үсә торган секвойя, 380 яшьлек Кавказ юкәсе дә бар.
Сухум ботаника бакчасында йөр­гәндә, үзебезне чын мәгънәсендә табигать могҗизалары дөньясында кебек хис иттек. Экзотик агачлар, бамбук урманлыклары, декоратив чәчәкләр һәм сулыклар белән таныштык. Төнбоеклы, ташбакалар мыжлап торган күл, бакалар җыры, чәчәкләрнең төрлелеге һәркайсы яңа ачыш, яңа хисләр тудырды.
Абхазиядә термаль чыганаклар да популяр. Без бер көнне шундый чыганакларның берсенә бардык. Кайнар минераль сулар, табигый бассейннар — тәнне генә түгел, күңелне дә ял иттерә. Җәйге челлә булмагач, суны Кара диңгездә түгел, шунда кердек.
Яңа Афон мәгарәләре
Яңа Афон шәһәренә сәяхәт аерым бер сәхифә. Биредәге мәгарәләр дөньясы искиткеч: зур заллар, сталактитлар һәм сталагмитлар, җир асты күлләре. Экскурсия вакытында без мәгарәнең тарихы, аның төзелеше турында бик күп кызык­лы фактлар белдек. Абхазиягә баргач әлеге тау‑таш илен күрми кайт­магыз! Тугыз таш залның берсе концерт залы дип атала икән. Анда тавыш бик матур яңгырый. Гид биредә җырларга кирәк дигәч, башта беркем дә базнат итмәде. Без, башкортстанлылар, киңәштек тә, «Ай, былбылым» җырын суздык. Сәяхәтчеләр җырыбызны алкышларга күмде, арада якташлар да табылды.
Кунакчыллык һәм милли ризыклар
Туристлар өчен Абхазиядә бик матур йола барлыкка килгән. Аның нигезендә — абхаз тарихы һәм көнкүреше белән таныштыру, милли ризык белән сыйлау.
Безне эшкуар Руслан утарында каршы алды. Иң элек ил тарихы турында бәян итте, бакчасы белән таныштырды, аннары учакта мамалыга — кукуруз оныннан ботка пешерү, аны ничек итеп ашау турында сөйләде. Бәйрәм 500ләп кешене сыйдырырлык бүлмәдә дәвам итте. Алып баручы, өстәлләр буйлап йөреп, кемнәр каян килгәнен сорашты, таныштырды. Русиянең кайсы гына төбәкләреннән килмәгәннәр бирегә! Мәскәү, Хабаровск, Төмән, Тула, Луганск, Донецк, Сыктывкар...
Озын өстәл сый‑нигъмәттән сы­гылып тора: яшелчә‑җимеш, арада маринадланган бамбук истә калды, сыр, абхаз боткасы һәм шашлык, төрле эчемлекләр. Сәхнәдән дуслык турында җырлар яңгырады, бердәмлек, үткәнебезне хәтерләү, якты киләчәк өчен теләкләр яң­гырады. Әлбәттә, абхаз биюләре күңелне яулады.
Кара диңгез суы әле җылынмаган, шулай да кояш нурларында коенып, су тавышына эреп, яр буенда сәгатьләр буе утырырга, һавасын суларга була. Өстәвенә, кара сырт­ларын су өстендә ялтыратып, куышып уйнаучы дельфиннарны күреп, без балаларча сөендек. Яр буенда балык аулаучы малайлар да ставриданы коры кармакка тотулары белән аптыратты.
Бер атна вакыт сизелми дә узды. Ял ничек кенә күңелле булса да, туган як үзенә тарта. Уфага якынайганда сагыну хисе аеруча йөрәкне чеметеп алды. Үзебездә дә табигатьнең иң гүзәл мизгеле бит! Алмагачлар ак япмага уранган, сиреньнәр хуш ис таратып утыра. Яз, чәчәкләрнең хуш исе сәяхәттә алган хисләрне тагын да ныграк хәтердә яңарта.
Абхазия — ул кунакчыллык, табигать могҗизалары һәм тарих бергә үрелгән гаҗәеп урын. Сезгә дә, әлеге илнең киң күңеллелегенә, табигатенең гаҗәеп могҗизаларына сокланырга язсын!

Радий Хәбиров, Башкортстан Башлыгы:

7 майда Башкортстаннан Абхазиягә турыдан-туры очышлар ачылды. Бу тарихи вакыйга безнең мөнәсәбәтләрне тагын да ныгытачак, дип саныйм. Чәршәмбедә самолет Сухумнан очып китә, пәнҗешәмбе - Уфадан. Юлдагы вакыт - 3 сәгать 25 минут. Элек анда бары тик Сочидан күчеп утырып кына барып була иде. Безнең халык сәяхәт итәргә тели, һәм без бу мөмкинлекне тәэмин итәргә тиеш. Моны алга таба да дәвам итәбез.

Яңа маршрут, онытылмас мизгелләр
Яңа маршрут, онытылмас мизгелләр
Яңа маршрут, онытылмас мизгелләр
Яңа маршрут, онытылмас мизгелләр
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас