Барлык яңалыклар
Общие статьи
30 ноябрь 2025, 10:11

Тормышыбыз яме - әни!

Һәр төбәк анда яшәгән тырыш, башкаларга үрнәк итеп куярлык кешеләре белән матур. Әниләр бәйрәме уңаеннан язмыш сынауларына бирешмәгән, киң күңелле, ачык йөзле шәһәрдәшебез Гөлсинә Латыйпова белән таныштырасыбыз килә

Тормышыбыз яме - әни!
Тормышыбыз яме - әни!

Гөлсинә апа тумышы белән Оренбург өлкәсе Абдулла районы Яңа Тирес авылыннан. Нурлыгаян һәм Хәйрулла  Гыйниятовларның ишле гаиләсендә дүртенче бала булып дөньяга килә.

Кызның әти‑әнисе колхозда тырыш хезмәт сала. Бөек Ватан сугышы ветераны Хәйрулла абый ат караучы булып эшли, әниләре чөгендер, бәрәңге эшкәртүдә катнаша. Гөлсинә кечкенәдән, апалары кебек, кул арасына кереп, әти‑әнисенә ярдәмләшеп үсә. Ул чордагы башка үсмерләр сыман җәй көннәрендә колхозда эшли, ындыр табагында ашлык үлчәүне ышанып тапшыралар уңган кызга.

«Инәки белән әткәй бик кешелекле, ярдәмчел иде. Элек бит авылда бар кешедә дә мунча булмаган. Алар мунча ягып, авылдашларны да чакырды. Без апалар белән суын ташып куя идек. Элек кешеләр сакчылрак булганмы, суы да, җылысы да - барысы да җитте. Һәркем рәхмәт әйтеп, бик канәгать булып кайтып китә иде», - дип искә ала әңгәмәдәшем.

Мәктәпне тәмамлагач Гөлсинә Самарада хисапчылар курсына укырга керә. Һөнәр үзләштерү белән беррәттән эшләргә дә өлгерә ул. Укуны уңышлы тәмамлап, кире туган авылына­ кайта. Ике ел дуслашып‑очрашып­ йөргән Әсәт исемле авылдаш егете белән гаилә корып җибәрәләр.

Туган як сагындыра

Ул заманнарда халыкта бәхет эзләп читкә чыгып китү гадәте бар иде. Икесенә бер чемодан тотып, яшь пар да Себер якларына юллана. Башта кеше өстендә торалар, аннары дүрт гаиләгә исәпләнгән йорттан бүлмә бирәләр. Бәхетләрен тулыландырып, кызлары Айгөл һәм Алинә туа. Гаилә башлыгы зур йөк машиналарын йөртүче булып эшли. Гөлсинә балалар үстерү белән мәшгуль. Кызлар үсеп, балалар бакчасына йөри башлагач, кибеткә сатучы булып урнаша ул. Шулай башкалардан калышмыйча, үз көче белән тырышып дөнья көтә алар. Читтә яшәсәләр дә, балачаклары узган туган якларын, якыннарын сагына Латыйповлар. Җәйге отпуска көннәрен көтеп алып, туган авылларына кунакка кайталар. Авыл тормышын якын күргәнгә биредә өй салырга карар итәләр. Алтын куллы, тырыш гаилә башлыгы Себердән агач кайтартып, аны үз куллары белән диярлек төзи. Әлбәттә, ялга кайткан арада гына әллә ни күп эшләр башкарып булмый. Төзелеш берничә елга сузыла.

Сынауларга бирешмичә

Эш, балалар үстерү, көндәлек мәшәкатьләр белән көннәр үтә. Тормышлары шулай бер җайга барган мәлдә, көтмәгәндә, тату гаиләнең ишеген ачы кайгы җиле шакый. Әсәт абый кинәт кенә йөрәк өянәгеннән вафат була. Бу зур кайгыны ничек кичергәнен Гөлсинә апа үзе генә белә. Тик кул кушырып, елап утырырга вакыты булмый аның. Кызларын аякка бастырырга кирәк ана кешегә. Балалары белән туган якларына, әнисе янына кайта ул. Авылда үз һөнәре буенча эш булмагач, җиде чакрым ераклыкта урнашкан күрше авылга җәяү йөреп эшли.

- Иртәдән‑кичкә кадәр эшләп, урман аша дөм караңгы вакытта кайткан чаклар булды. Алда нәрсәдер яткан кебек тоелса, таш атып карыйм. Кузгалмаса, алга таба атлыйм, - дип искә ала Гөлсинә апа.

Койма яңгырларда да, күзачкысыз бураннарда да эшкә йөрергә туры килә аңа. Нишлисең, башкача булмый, балалар үстерергә, өйне салып бетергә кирәк.

Моннан тыш, ихата тутырып мал, кош‑корт асрый, икешәр бакча утырта ул. Балаларын кеше итәр өчен көч‑вакытын кызганмый хәстәрлекле ана. Ике кызына да һөнәри белем алырга ярдәм итә. Айгөле Бәләбәй педагогия көллиятен тә­мам­лый, Алинәсе шул ук шәһәрдә шәфкать туташы белгечлеге ала.

Бәхет — яраткан балаларда

Гөлсинә Латыйпова инде дистә елдан артык безнең шәһәрдә яши. Монда урнашкан кызлары янына килә ул. Алар да әниләре кебек тырыш, уңган. Һәрберсе үз фатирын булдырган, икешәр эштә дә эшләргә өлгерәләр. Айгөле «Саниев кондитер йорты» җәмгыятенең цехында төрүче һәм Кан тамырлары үзәгендә санитарка булып эшли. Алинә шәһәр дәваханәсендә өлкән операция шәфкать туташы вазыйфасын башкара, шулай ук Кан тамырлары үзәгендә дә кизү тора. Берсе кыз, берсе малай тәрбияли. Яратып башкарган эшләреннән ямь табып, ба­ла­ларының уңышлары, газиз әниләре янәшәдә булуы белән бәхетле алар.

«Кызларым акыллы, тәр­типле, мөстәкыйль булып үстеләр. Мәктәптә яхшы укыдылар, йорт‑хуҗалык эшләрендә дә булыштылар. Хәзер дә ярдәм итәләр, бер эштән дә куркып тормыйлар. Кечкенә чакларында аларның көйләрен көйләп, тегеләй итегез‑болай итмәгез, дип өйрәтеп утырырга вакыт та булмагандыр. Кычкырып тиргәгәнемне дә хәтерләмим, барын да күз карашымнан аңлыйлар иде. Аллаһка шөкер, тормышта үз урыннарын таптылар, инде оныкларым Милана белән Әмир үсеп килә. Әниләре эштән кайтканчы­ алар янында булып, шулай кулдан­ килгәнчә ярдәм итәргә тыры­шам. Балалардан­ башка тормышымны күз алдына да китерә алмыйм», - ди Гөлсинә апа.

«Сез балалар, онык­лар, дип янып яшисез, үзегезгә вакыт табаласызмы, яраткан шөгылегез бармы?» - дип кызыксынам гәзитебез кунагыннан.

- Төшке аштан соң бераз вакыт узгач саф һавада йөрергә яратам. Әхирәтем белән бергә чыгып, якын‑тирәне урап кайтабыз. Шәһәрдә төзекләндерелгән тротуарлар, матур парк‑скверлар, ял итү урыннары булуы уңайлы. Кешеләре дә биредә игелекле, яхшы күңелле. Үзем дә, балалар да Октябрьскийны бик яраттык, - дип уртаклашты ул. 

Сүз уңаеннан, Гөлсинә апа белән кече кызында очраш­тык. Айгөле дә кызы белән монда кунакта иде. Әниләре турында алар белән дә әңгәмәләштем. Беренче булып сүзгә олы кызы кушылды.

- Әниебезгә бик рәхмәт­лебез. Ул берүзе тырышып­‑тырмашып безне аякка бастырды, укытты, зур тормыш юлына чыгарды. Үз көче белән әтиебез салып калдырган олы өйне төзетеп бетерде, заманча ремонт ясатты. Күз тимәсен, әле дә тик тормый ул. Җәйләрен авыл­га кайтып, кош‑корт карый, төрле җиләк‑җимеш, матур чәчәкләр үстерә. Балалар, оныклар, дип җан атып тора. Эштән кайтуыбызга тәмле ризыклар пешереп, безне көтеп ала.

Тормышыбызның яме ул, безнең яшәү чыганагы. Әниебезгә ихластан сокланабыз, горурланабыз.

- Аның төпле киңәшләре безгә тормышта ярдәм итә. Ул акыллы, игелекле зат, һәркемгә яр­дәм ку­лы сузарга әзер. Күрше­ләре, авылдашлары бе­лән һәр­вакыт дустанә мөнә­сәбәттә булды. Себер якларыннан кайтуыбызга байтак еллар узса да, андагы хезмәттәшләре, дуслары аның игелекләрен онытмый. Социаль чел­тәрләрдән мине табып, әни белән бәйләнешкә керәләр, бәйрәмнәрдә котлыйлар үзен. Тормыштагы, эшебездәге уңышларда аның өлеше зур. Ул балалар янында булганда без тыныч күңел белән эшлибез, - дип дәвам итте сеңлесе.

Газиз балаларыңның рәх­мәт­ен ишетеп, җылысын тоеп яшәүдән дә зур бәхет юктыр ул бу дөньяда. Шушы бәхете озак еллар дәвам итсен, сау‑сәламәт булып яшәргә язсын язмам героена.

Алсу ИБРАҺИМОВА

Автор:
Читайте нас