Узган дүшәмбе кичендә Ленин проспектындагы 11нче йорт янында юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, анда җәяүле бала зыян күргән. Туймазы районында яшәүче 18 яшьлек хатын-кыз, Лада-21140 автомашинасы белән Ленин проспекты буйлап хәрәкәт иткәндә, әнисе озатуында көйләнмәгән җәяүлеләр кичүеннән машина юлын кичкән ике яшьлек нарасыйны бәрдергән. Нәтиҗәдә балага медицина ярдәме күрсәтелде. Юл һәлакәте факты буенча тикшерү башланды.
Көзге һава торышы бик күп куркыныч тудыра. Тәүлекнең караңгы вакытында, аеруча явым-төшемле көннәрдә, җәяүлеләр силуэты юл өлеше белән кушыла һәм автомобиль йөртүчеләргә аларны аеру кыенлаша. Хәтта җәяүлеләр кичүендә дә бик игътибарлы һәм сак булырга кирәк! Транспорт чаралары белән идарә итүчеләр сезне күреп алсын өчен, ачык төсләрдәге кием һәм яктылыкны кире кайтара торган элементлар ярдәмгә килә, алар бәхетсезлекләрдән саклап калырга булыша.
Машина йөртүчеләрнең игътибарын шуңа юнәлтәбез: юл чатларына, светофорларга, шулай ук җәяүлеләр кичүләренә һәм халык күпләп җыела торган урыннарга якынлашканда, шул исәптән мәгариф учреждениеләрен узганда, тизлекне алдан ук киметергә, транспорт чарасы тулысынча тукталганчыга кадәр игътибарлы булырга кирәк.
Тулаем алганда, узган атнада Октябрьскийда 24 юл-транспорт һәлакәте теркәлгән, аларда ике кеше җәрәхәтләнгән.
ЮХХДИ хезмәткәрләре тарафыннан кисәтү чаралары вакытында юл хәрәкәте кагыйдәләрен бозуның 255 очрагы ачыкланган, биш шофер, транспорт чарасы белән исерек хәлдә идарә иткән өчен, тоткарланган.
Алинә НӘШИРВАНОВА, Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы