

Мондый «посылканы» тапшыру яки илтү вакытында шартлау була, тирә-яктагылар гына түгел, ә биремне башкаручы үзе дә корбан ителә. Мондый схема дошманга берьюлы берничә максатка ирешергә мөмкинлек бирә: террор актын чит куллар белән оештыру, турыдан-туры катнашучыны һәм мөмкин булган шаһитларны юк итү, шулай ук, түләүләрдән качу.
Мондый хәлгә теләсә кем эләгергә мөмкин — бу пенсионерларга яки балигъ булмаганнарга гына кагылмый.
Чит ил кураторлары төрле йогынты ясау ысулларын куллана: мошенниклык алымнарыннан алып озак вакытлы психологик басым һәм манипуляцияләргә кадәр. Күп очракта кеше үзе дә шартлаткыч җайланма алып баруын белми.
Таныш булмаган кешенең үтенечен үтәгәнче шуны истә тотыгыз: мондый оештыручылар өчен башкаручы — бары тик бер тапкыр кулланыла торган материал, аны якларга да, бүләкләргә дә җыенмыйлар.