Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
2 апрель , 15:22

Наркотиклар саткан өчен каты режимлы төзәтү колониясендә 10 ел

Октябрьскийда наркотикларның законсыз әйләнеше һәм җинаять юлы белән табылган керемнәрне легальләштерү турында җинаять эше буенча хөкем карары чыгарылды  

Октябрьский шәһәр суды 29 яшьлек кешегә карата җинаять эше буенча гаепләү карары чыгарды. Ул Русия Федерациясе Җинаять кодексының берничә маддәсе буенча гаепле дип табылды: наркотик матдәләрне законсыз сатуга омтылыш (РФ ҖК 228.1 маддәсенең 4 өлеше «а», «г» пунктлары), наркотик матдәләрне законсыз сатып алу һәм саклау (РФ ҖК 228 маддәсенең 1 өлеше), җинаять юлы белән табылган керемнәрне легальләштерү (РФ ҖК 174.1 маддәсенең 1 өлеше) һәм түләүнең электрон чараларын кулланып хокуксыз операцияләр (РФ ҖК 187 маддәсенең 6 өлеше).

Тикшерү һәм суд ачыклаганча, 2024 елның гыйнварында ир-ат наркотик матдәләр сату буенча интернет-кибет оештырган. Җинаятьчел эшчәнлеген тормышка ашыру өчен ул курьер һәм оператор вазифаларын башкаручы тагын өч кешене җәлеп иткән.

2025 елның октябрендә әшнәләр синтетик наркотикларның зур партиясен алган. Товарның бер өлеше фасовкаланган һәм Октябрьский шәһәре территориясендәге яшерен урыннарга урнаштырылган, ә калган күләм алга таба сату өчен сакланган.

Хокук саклау органнары хезмәткәрләре тарафыннан туктатылган хокукка каршы эшчәнлек алып бару вакытында оештыручы якынча 1,5 млн сум керем алган. Бу акчаларның җинаятьчел чыганагын яшерү өчен ир-ат аларны криптовалютага күчергән.

Наркотик сатучы «хезмәткәрләр» белән исәп-хисап ясау өчен ул өченче затлар исеменә рәсмиләштерелгән ике банк картасын кулланган.

Суд ир-атны гаепле дип тапты. Аңа каты режимлы төзәтү колониясендә 10 ел ирегеннән мәхрүм итү рәвешендә җәза билгеләнде. Моннан тыш, гаепләнүче 30 мең сум штраф түләргә тиеш.

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас