Чара «Игътибар, балалар!» акциясе һәм «Балаңны харап итмә, каешны бәйлә!» социаль кампания кысаларында узды.
Яшь җәяүлеләр һәм пассажирлар юлны кайчан һәм кайда кичүнең куркынычсыз булуын, ни өчен як‑якка карарга һәм олы кешенең кулына тотынырга кирәклеген белде. Нәниләр импровизацияләнгән җәяүлеләр кичүендә юл аркылы чыгу тәртибен кабатлады, светофор сигналларын танырга өйрәнде һәм хәвефсезлек кагыйдәләре турында фикер алышты.
Иркен һәм дустанә формада балаларны тотып торучы җайланмалар ‑ утыргычларның ни өчен кирәклеген аңлаттык. Дәреснең аерым өлеше ‑ каешларны эләктерү буенча мастер‑класс. Ул уен формасында узды: нарасыйлар кызыксынып күзәттеләр һәм үзләре дә эшләп карадылар.
Баланың автомобильдәге куркынычсызлыгы ‑ гади, әмма тормыш өчен мөһим күнекмәләр. Сабый өчен һәр сәфәрнең имин булуы ‑ төп шарт!
Алинә НӘШИРВАНОВА, Дәүләт автоинспекциясе бүлеге инспекторы