-11 °С
Болытлы
Кырыкалдарлар хезмәт ветераннарына түләүләр, бүләкләр яки грамоталар рәсмиләштерү өчен аларның шәхси мәгълүматлары кирәклеген белдерәләр. Ялган «шәхси кабинетта» теркәлергә тәкъдим итеп, шәхси мәгълүматларны әйтеп торуны сорыйлар.
Исегезгә төшерәбез, хакимият хезмәткәрләре гражданнарга мондый тәкъдимнәр һәм сораулар белән шалтыратмый. Барлык социаль түләүләр бары тик «Дәүләт хезмәтләре» порталы аша яисә МФЦга шәхси мөрәҗәгать иткәндә, яисә халыкны социаль яклау органнары аша рәсмиләштерелә. Телефон аша үзегезнең шәхси һәм банк карталары мәгълүматларын хәбәр итмәгез. Игътибарлы булыгыз һәм якыннарыгызны кисәтегез.