Эчке эшләр министрлыгыннан хәбәр итүләренчә, Уфадан 21 яшьлек студент кыз аферистларга 1,5 миллион сумнан артык акча биргән. Җинаятьчеләр мошенниклык операцияләрен булдырмый калу һәм акчаларны саклап калу сылтавы белән аларны яңа банк исәбенә күчерергә киңәш иткән.
Салаваттан 75 яшьлек пенсионер хатын мошенникларга 997 мең сум «бүләк иткән». Шалтыратучылар үзләрен ФСБ һәм Үзәк Банк хезмәткәрләре дип таныштырган һәм хатын исеменнән билгесез кешеләр дустанә булмаган илләргә акча күчерә, дип хәбәр иткән. Мошенниклык операцияләрен булдырмау өчен алдакчылар пенсионерны акчаларын «хәвефсез исәпкә» күчерергә күндергән.
БР буенча Эчке эшләр министрлыгы искәртә: уяу булыгыз! Сезгә карата законсыз операция ясалуы турында шикле шалтырату кергән очракта элемтәне өзегез. Акчаларыгызны «хәвефсез исәпкә» күчермәгез, таныш булмаган затларга шәхси мәгълүматларыгызны хәбәр итмәгез.