Мошенниклар хатын-кызның элекке телефон номерына керү мөмкинлеге алган һәм «Дәүләт хезмәтләре» порталындагы аккаунтын ватып, кредит рәсмиләштергән. Ул ике ел элек номерын алмаштырган булган, ләкин банк картасын аңардан аермаган.
Кредит 57 айга 500 мең сумга рәсмиләштерелгән. Бу суммадан 300 меңен мошенниклар берничә банк исәбенә күчерергә өлгергән, калган акчалардан файдаланырга өлгермәгәннәр.
Телефон номерын үзгәрткәндә аны банк кушымталарында, «Дәүләт хезмәтләре»ндә һәм башка сервисларда яңартыгыз. Әгәр үзегезнең исемгә чит кеше кредиты рәсмиләштерелгәненә тап булсагыз, бу хакта ашыгыч рәвештә финанс оешмасына хәбәр итегез, дип кисәтә Эчке эшләр министрлыгы хезмәткәрләре.