Профилактик чаралар вакытында ЮХИДИ хезмәткәрләре тарафыннан юл йөрү кагыйдәләрен бозуның 293 очрагы ачыкланган, 4 йөртүче исерек хәлдә транспорт чарасы белән идарә иткән өчен тоткарланган.
Фотосурәтләрдә: 28 июльдә көндез, 21нче микрорайонның 2нче йорты янында юл-транспорт һәлакәте булган, анда 78 яшьлек шәһәр кешесе имгәнгән. Билгесез машина йөртүче, ачыкланмаган автомашина белән идарә иткәндә 1946 елгы җәяүлене бәрдергән һәм юл-транспорт һәлакәте урыныннан качкан. Пенсионеркага медицина ярдәме күрсәтелгән. Әлеге юл-транспорт һәлакәтенең барлык шаһитлары, яки нинди дә булса мәгълүмат булган кешеләрнең дежур частька мөрәҗәгать итүләрен сорыйбыз.
Юл хәрәкәте хәвефсезлеген прорпагандалау бүлеге инспекторы Алина Наширванова.