Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
11 гыйнвар , 12:02

42 яшьлек шәһәрдәш Шри-Ланкада һәлак булган

Октябрьский шәһәреннән 42 яшьлек Илдар Абдуллин Шри-Ланкадагы авариядә һәлак булган.

Ул Башкортстан металл эшкәртү компанияләренең берсендә башкарма директоры булып эшләгән.
Кичке аштан соң туристлар төркеме кунакханәгә кайтып барган. Ир-ат автобус йөк машинасы белән бәрелешү нәтиҗәсендә һәлак булган. Кайбер мәгълүматлар буенча, шофер руль артында йоклап киткән. Әлеге авариядә тагын тугыз кеше зыян күргән.
Илдарның гәүдәсен утрауда яндырырга телиләр. Моның өчен урындагы законнар буенча суд аша барлык рөхсәтләрне алырга кирәк. Барып чык–маса, аны туган иленә алып кайтачаклар.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: