Туган як
+10 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Кеше һәм хокук
15 ноябрь 2022, 18:30

Русия Федерациясендә - Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм көне

Ел саен Русия Федерациясенең барлык субъектларында Бөтенрусия балаларга хокукый ярдәм көне үткәрелә. Быел бу көн 18 ноябрьдә күчерелде.  

Ятим балалар һәм авыр тормыш хәленә тарыган балалар квалификацияле хокукый ярдәм ала алачак. Агымдагы елның 18 ноябрендә «БР Госюрбюро» ГКУ балаларга хокукый ярдәм көне уңаеннан Октябрьский шәһәре хакимиятеенң балигъ булмаганнар эшләре һәм аларның хокукларын яклау комиссиясендә  чара үткәрәчәк.

Ятим балаларны уллыкка алучылар һәм опекуннар, шулай ук опекун булырга планлаштырган гражданнар, инвалид балалар һәм аларның ата-аналары, балалар, белем бирү учреждениеләре укучылары балаларның хокукларын һәм закон белән саклана торган мәнфәгатьләрен яклау мәсьәләләре буенча түләүсез юридик консультацияләр ала алачаклар. Шулай ук балалар һәм өлкәннәрнең хокукый грамоталылыгын һәм мәдәниятен күтәрү максатыннан агарту характерындагы чаралар үткәреләчәк.

Белешмәләр өчен телефон 8(347)218-11-94.

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: