+16 °С
Облачно


Бу конвой да Ватанны саклаучыларга ярдәм итү теләге, кайгырту һәм җылылык хисләре белән тупланды.
Бу юлы фронтка өч мотоцикл һәм автомобиль, төзелеш материаллары һәм җиһазлар, генераторлар һәм бензин пычкылары, рабица челтәре һәм камуфляж челтәрләре, дарулар һәм адреслы посылкалар һәм башка кирәк-яраклар озатылды.
Гуманитар ярдәмне әзерләүдә шәһәр предприятиеләре, эшмәкәрләр, волонтёрлар, студентлар, мәктәп укучылары һәм укытучылары —битараф булмаган шәһәрдәшләр үз өлешен кертте.
Ватан сагындагы ир-егетләргә туган яклардан кайнар сәлам белән күчтәнәчләр барып җитте.