Туган як
+12 °С
Облачно
МАКС

Октябрьскийда Чик сакчылары көнен билгеләделәр

Истәлекле дата уңаеннан бүген, 28 майда, Җиңү паркында тантаналы митинг узды.  

Октябрьскийда Чик сакчылары көнен билгеләделәрОктябрьскийда Чик сакчылары көнен билгеләделәр
Октябрьскийда Чик сакчылары көнен билгеләделәр

Чарага җыелган чик сакчыларын, аларның туганнарын һәм якыннарын хакимият башлыгы урынбасары Сергей Литов, чик буе гаскәрләре ветераннары берләшмәсе рәисе Ринат Мөхәммәтгалин, хәрби хәрәкәтләр ветераннары советы рәисе урынбасары Сергей Сорокин, «Эшә, Җир!» эзтабарлар төркеме вәкиле Илдус Мөхәммәдиев котлады.

«Гражданка»да беренче тапкыр һөнәри бәйрәмен билгеләүче яшь чик сакчысы Кирилл Понявин махсус медаль белән бүләкләнде. Махсус хәрби операция зонасындагы сугышчыларга ярдәм күрсәткән өчен бер төркем чик сагы ветераннарына «Башкортостан» 31нче мотоукчылар полкы командованиесенең Рәхмәт хатлары тапшырылды.

Митингта һәлак булган Ватанны саклаучыларны бер минут тынлык белән хөрмәтләделәр һәм обелискка чәчәкләр салдылар.

Октябрьскийда Чик сакчылары көнен билгеләделәр
Октябрьскийда Чик сакчылары көнен билгеләделәр
Автор:Алсу Ибрагимова
Читайте нас