

— Яңа төр гаскәрләрдә хезмәт итү өчен әзерлек вакытында кандидатлар БПЛА операторларына гына өйрәтелми. Пилотсыз системалар төрле типта була: һава, җир өсте, су өсте һәм су асты системалары. Безнең бүлекчәдә яңа техника — «МРТК» сафка бастырылды. Сугышчылар БПЛА белән идарә итәргә генә түгел, ә сугыш кирәк‑яракларын алгы сызыкка китерү өчен кулланыла торган җир өсте робототехника комплекслары белән дә идарә итәргә өйрәнәләр, — диде «Башкортстан» мотоукчылар полкы җитәкчесе урынбасары Мәҗит Байдәүләтов.
БПЛА бүлекчәләре сафларында хезмәт итү турында тулырак мәгълүматны башбат.рф
сайтында яки 122 номеры буенча алырга була.
Гаскәрләрнең яңа төренә язылырга теләүчеләр Ленин проспекты, 49 адресы буенча Октябрьскийның хәрби комиссариатына (телефон: 4‑19‑45) һәм контракт нигезендә хәрби хезмәткә чакыру буенча шәһәр штабына мөрәҗәгать итә ала. Телефоны: 8‑9378569880.