+2 °С
Болытлы
Акция кысаларында алынган медицина подсумкаларына нәни октябрьскийлылар «Оберег» төркеме волонтерлары белән бергә витаминнар, татлы бүләкләр һәм, әлбәттә инде, рәсемле хатлар салды. Һәр посылкада ихлас күңел җылысы. Башкортстаннан еракта булганнарга бик мөһим бүләк.
Бу көнне бакчада тәрбияләнүче баланың әтисе - чын герой, СВО катнашучысы белән очрашу узды.
Нәни артистлар патриотик концерт та әзерләгән. Балаларның җырларында һәм шигырьләрендә шулкадәр җылылык һәм горурлык булды ки, беркем дә битараф калалмады.