«Ватанны саклаучылар» фонды эшенең бер юнәлеше ‑ инвалид ветераннар өчен торакны җайлаштыру. Туган якларына әйләнеп кайткан хәрби тулы канлы тормыш белән яшәргә тиеш. Шунысы мөһим, Октябрьскийда бу проект эшли.
Махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү буенча ведомствоара комиссиянең чираттагы утырышында тикшерелгән мәсьәләләрнең берсе нәкъ менә шушы темага кагылды.
«Ватанны саклаучылар» дәүләт фонды филиалы социаль координаторы һәм халыкны эш белән тәэмин итү үзәге вәкиле сугыш хәрәкәтләре ветераннарын социаль адаптацияләү, аларны иҗтимагый тормышка җәлеп итү буенча эш барышы турында сөйләде. Эшкә урнашу һәм һөнәри белем бирү соравына аерым игътибар бирелде.
«Бүген махсус хәрби операциядә катнашучыларга һәм аларның гаиләләренә комплекслы ярдәм күрсәтү өчен барлык ведомстволарның көчләрен берләштерү зарур.
Ватанны саклаучыларны, аларның якыннарын кайгырту һәм игътибар белән чолгап алу ‑ безнең уртак бурычыбыз», ‑ дип ассызыклады чара барышында хакимият башлыгы Алексей Пальчинский.