Барлык яңалыклар

Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!

Бөтен шәһәр бу эшне үз йөрәгендә тотты, һәм менә, 25нче гуманитар конвой җыелды, төргәкләнде, хәрбиләргә илтеп тапшырылды.

Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!
Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!

Октябрьский СВО зонасындагы сугышчыларга бөтен кирәкле әйберләрне: төзелеш материалларын һәм автомобильләргә запас частьларны, кабель, инструментлар һәм маскировка челтәрләрен , җылы юрганнар, йокы капчыклары һәм башка бик күп нәрсәләр илтте. Моннан тыш, фронтка автомобиль һәм мотоцикл, хезмәт җиңелрәк һәм солдатлар мобильрәк булсын өчен, тапшырылды.

Гумконвойны илтүдә хакимият башлыгы Алексей Пальчинский аның урынбасары Константин Герман, шәһәр Советы депутаты Артем Дергунов һәм М.М. Шәйморатов исемендәге волонтерлар штабы җитәкчесе Рөстәм Абдулкаюмов сугышчылар һәм командирлар белән аралашты, аларга лаеклы бүләкләр, туганнарыннан сәлам һәм хатлары, посылкалар тапшырды.

Әлеге конвой - бөтен шәһәрнең берләшүе нәтиҗәсе.

Бергә без көчлерәк һәм җиңү көнен якынайтабыз!

Фотолар хакимият башлыгы социаль челтәреннән

Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!
Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!
Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!
Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!
Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!
Октябрьскийдан 25нче гумконвой СВО зонасында!
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас