Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
27 февраль , 12:40

Бердәмлегебез сынала

Заетлылар махсус хәрби операциядә катнашучыларга даими рәвештә ярдәм күрсәтә. Әле шәһәрдән 25нче йөк әзерләнүен белгәч, Зает бистәсе халкы  хәйрия чарасына бердәм кушылган.    

Бердәмлегебез сынала
Бердәмлегебез сынала

Территориаль иҗтимагый үзидарә Советы хәрбиләргә  унынчы гуманитар ярдәм җыйды.  Бу юлы унсигез кешегә исемләп атап посылкалар әзерләдек, - дип хәбәр итте ТИҮ советы рәисе Мәүлетҗан Аллаяров. -  Яшьләр сараеннан тартмаларга тутырып кайтып килешебез. Посылкаларга кием-салым, җылы олтырак, гигиена кирәк-яраклары, медицина препаратлары, башка сораганнарын салдык. Татлы күчтәнәч әзерләүдә, гадәттәгечә, Дания Нәбиуллина ярдәм итте.

 

СВО  зонасында солдатлар көн саен үз гомерләрен аямый, безнең иминлегебез һәм ирегебез өчен көрәшә.  Алар өзлексез  физик һәм эмоциональ сынаулар белән очрашаКөн саен, без күз алдына гына да китерә алмаган кыенлыкларны җиңәргә мәҗбүр. 

Безнең ярдәм -  рәхмәтебезне һәм ярдәмебезне белдерү. Без солдатларга аларның ялгыз түгеллеген, алар артында торуыбызны һәм хезмәтләрен кадерләвебезне күрсәтергә тиеш.

Октябрьский, 1 мартка кадәр фронтка озату өчен, чираттагы гуманитар конвойны туплый.

Әйберләрне Ленин проспекты, 37нче йорт адресы буенча Яшьләр сараендагы волонтерлар штабына алып килергә була.

«Үзебезнекеләрне ташламыйбыз!» шәһәр хәйрия счеты реквизитларын исегезгә төшерәбез:

ИНН 0265990272

КПП 026501001

Филиал ПАО «БАНК УРАЛСИБ» в г.Уфа

Расчетный счет 40703810800060000131

БИК 048073770

ОГРН 1130200002162

Бердәмлегебез сынала
Бердәмлегебез сынала
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас