Вакыт тарлыгына сылтанмыйча, «Махсус операциядә катнашкан өчен», «Хәрби батырлык» медальләре белән бүләкләнгән шәһәрдәшебез очрашуга килде. Тик үзенең исемен дә, позывноен да атамаска кушты ул.
‑ Солдат физик яктан гына түгел, рухи яктан да әзер булырга, кыен хәлләрдә тиз карар кабул итә белергә тиеш, - дип белдерде ир-егет. ‑ Алгы сызыкта гаиләдән, дуслардан гына түгел, шәһәрдән, аеруча «Оберег» волонтерларыннан матди һәм рухи‑әхлакый ярдәм күрәм. Мин хезмәт иткән урында Октябрьскийдан тагын бер егет бар. Төрле яклардан җыелсак та, бер‑беребезне аңлап, ярдәм итешәбез. Сирәк кенә, вакыт булганда, шахмат уйнап, бераз ял итеп алабыз.
Ватаныбызның иң яхшы уллары бүгенге көндә гомерләрен һәм сәламәтлекләрен куркыныч астына куеп, туган илне, безне һәм балаларыбызны каһарманнарча саклыйлар, якты киләчәкне яклыйлар. Алар ‑ чын геройлар, батыр, кыю, лаеклы кешеләр. Яшьләр өчен үрнәк, чын ир‑егетләр, чын яклаучылар. Алар алгы сызыкта булганга, без имин тормышта яшибез һәм тыныч йоклыйбыз.
‑ Исегездә калган вакыйганы сөйләгез әле.
‑ Иң авыры - дроннарның төнге һөҗүме. Безнең дүрт аяклы дусларыбыз шул чакта бик нык ярдәм итә. Алар кеше ишеткәнче үк пилотсыз очкыч тавышын сизеп ала, өрә башлый, окопка кача. Безгә дә яшеренергә берничә секунд вакыт була. Шул берничә секунд та гомерне саклый.
Минем Патрошка кушаматлы этем бар. Хәзер Цезарьне ияләштердек (фотода). Мин этләрне бик яратам.
‑ Хезмәтегездә пилотсыз очкычлар нинди роль уйный?
‑ Хәзерге вакытта алар бик мөһим. Пилотсыз очкычлар разведкадан алып, һөҗүм итүгә һәм штурм төркемнәрен озата баруга кадәр бурычларның киң даирәсен үти. Артиллерия утын корректировкалау, шартлаткычлар ташлау, дошманның идарә пунктларын эзләү белән шөгыльләнәләр.
‑ Гәзит укучыларына, яшь буын вәкилләренә нәрсә әйтер идегез?
‑ Бүгенге көндә илнең тынычлыгын һәм иминлеген саклаучыларга, ветераннарга карата хөрмәт булсын иде.
‑ СВО тәмамланганнан соң нинди планнарыгыз бар?
‑ Белем алып, ил хәвефсезлеге сагында калу исәбем. Моның өчен минем теләгем дә, тәҗрибәм дә бар.