Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
19 февраль , 16:04

Хәрби хәрәкәтләр ветераннары өчен өстәмә ял хокукы расланды

Дәүләт Думасы кабул иткән документ нигезендә, хәрби хәрәкәтләр ветераннарына елына 35 календарь көнгә кадәр хезмәт хакын сакламыйча ял алу мөмкинлеге бирелә.  

Закон Донецк һәм Луганск халык республикалары, Запорожье һәм Херсон өлкәләре, шулай ук Украина территорияләрендә махсус хәрби операция барышында бурыч үтәгән затларның социаль якланганлыгын арттыруга юнәлтелгән. Сүз билгеләнгән срокны тулысынча хезмәт итеп чыккан яки нигезле сәбәпләр аркасында вакытыннан алда җибәрелгән хәрбиләр турында бара.

Яңа норма нигезендә, сугышчан хәрәкәтләр ветераннары елына 35 көнгә кадәр хезмәт хакы сакланмый торган отпуск рәсмиләштерә алачак. Бу аларга сәламәтлекләрен ныгыту һәм көчләрен торгызу өчен өстәмә вакыт бирәчәк.

Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин билгеләп үткәнчә, парламент солдатлар, офицерлар һәм аларның гаиләләренең ихтыяҗларын исәпкә алып, законнарны камилләштерүне дәвам итә. Аның сүзләренчә, махсус хәрби операция катнашучыларына һәм аларның якыннарына ярдәм күрсәтү — Дәүләт Думасының өстенлекле юнәлешләренең берсе. Бүгенгә кадәр бу өлкәдә 154 закон кабул ителгән, һәм социаль гарантияләр системасы даими рәвештә киңәйтелә.
 

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас