-19 °С
Болытлы
Жыелучыларны хакимият башлыгы урынбасары Октябрь Латыйпов сәламләде.
Ары таба ярышлар программасы башланды. Катнашучылар өч төрле ярышларда - дартс, уктан ату һәм өстәл теннисы үзләрен сынап карады. Монда көндәшлеккә урын булмады, дисәк дөрес булыр. Барысы да бер-берсенә теләктәшлек күрсәтеп, сынаулар узганда рухи көч биреп торды.
Әлбәттә, бу чарада җиңүчеләр һәм җиңелүчеләр билгеләнмәде. Биредә дуслык тантана итте. Һәркемгә диплом һәм иганәчедән бүләк тапшырылды.