Барлык яңалыклар
СВОдагыларга ярдәм
17 февраль , 15:06

Студентлар СВОдагыларга ярдәм җыйды

Хәзерге заман шартларында иреклеләр эшчәнлеге армиягә һәм җәмгыятькә ярдәм итүнең мөһим элементына әверелде. Үзеңнән башларга, кемнәндер ярдәм көтмәскә, ә мохтаҗларга бу ярдәмне күрсәтергә. Волонтерларның төп позициясе менә шул инде

Студентлар СВОдагыларга ярдәм җыйды
Студентлар СВОдагыларга ярдәм җыйды

Махсус операция башланганнан бирле күп кенә төрле һөнәр ияләре һәм яшьтәге октябрьскийлылар сугышчыларга һәм аларның гаиләләренә ярдәм итү өчен берләште. Ватанны саклаучылар көне алдыннан Октябрьский нефть көллиятенең «Добро_Z» волонтерлык штабы активистлары гуманитар ярдәм җыю оештырды. Медицина чаралары һәм башка кирәкле әйберләр белән посылкаларны фронтка озату өчен Яшьләр сарае каршындагы М.Шәйморатов исемендәге штабка тапшырдылар.

 

Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас