-16 °С
Болытлы
Парламент спикеры Вячеслав Володин билгеләвенчә, кайткан хәрби хезмәткәрләрне эшкә урнаштыру һәм яңадан укыту мөһим мәсьәләләрнең берсе булып тора.
«Үзебезнең яктан моның өчен бөтен шартлар булдырырга тиешбез. Махсус хәрби операция башланганнан алып барлыгы 148 закон кабул ителде», — дип белдерде Вячеслав Володин.
«Махсус хәрби операция геройларына һәм аларның гаиләләренә булышу — безнең төп бурычларның берсе. Биредә без чаралар исемлеген киңәйтү өстендә генә түгел, ә бу ярдәмне алу уңайлы булсын өчен дә эшлибез. Артык бюрократиясез, уңайлы шартларда, бер урында», — дип билгеләде Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров.
Фото: «Башинформ»