Намус, бурыч һәм закон

Балалар һәм яшүсмерләр иҗат сараенда «Ваше право» ачык юридик мәктәбендә ФСБ офицеры белән эксклюзив әңгәмә оештырылды

Намус, бурыч һәм законНамус, бурыч һәм закон
Намус, бурыч һәм закон

Биредә үзенчәлекле һәм мавыктыргыч чара узды. Булачак юристлар белән очрашуга Русия Федерациясе Федераль куркынычсызлык хезмәтенең Башкортстан Республикасы идарәсе хезмәткәре килде. Аның исеме, званиесе һәм йөзе яшерен калды — бу аның хезмәтенең катгый кагыйдәләре һәм үзенчәлекләре таләпләре. Әмма нәкъ менә шушы һөнәри серлелек очрашуга үзгә атмосфера һәм тирән ихтирам өстәде.

Очрашу интерактив аралашу һәм ачык диалог форматында үтте, һәр үсмер үзен ил иминлеген тәэмин итү кебек җитди эшнең өлеше итеп тоя алды.

Очрашуның беренче өлеше заманыбызның иң кискен темаларының берсенә — экстремизмны һәм терроризмны кисәтүгә багышланды. Конкрет, әмма шәхесләре күрсәтелмәгән мисаллар ярдәмендә катнашучылар экстремистик контент маркерларын аерырга, вербовкалаучының яшерен психологик алымнарын ачыкларга һәм «цифрлы эз»не тикшерергә өйрәнде. Офицер инфографика кулланып, бу авыр җинаятьләрнең квалификацияләүче билгеләрен аңлатты. Балалар уйланмыйча репост ясаудан алып реаль җинаять җаваплылыгына һәм каты җәзаларга кадәр юлны ачыклады һәм аңлатты. Закон кырыс, ләкин гадел — бу сабакны барысы да истә калдырды.

Очрашуның икенче өлеше — һөнәри юнәлеш — «Разрушители легенд» форматында узды. Кунак үз гомерләрен иминлек органнарында эшләүгә багышларга теләүчеләр өчен юл картасын тәкъдим итте. Ул кандидатларга куелган шартлар: корычтай ныклы сәламәтлек, БДИны үтә яхшы тапшыру һәм ФСБга караган профильле югары уку йортларына кергәндә психологик тестлар узу турында җентекләп сөйләде. Иң дулкынландыргыч һәм әһәмиятле мизгел — һөнәрнең әхлакый ягы турында сөйләшү булды. Офицер «Честь мундира» һәм «Долг офицера» кебек югары төшенчәләрнең асылын аңлатты. Бүгенге үсмерләр өчен бу сүзләр тирән мәгънәгә ия булды: бу кырыс форма гына түгел, кирәк вакытта Ватанны яклауга басарга әзерлек, үз-үзең һәм закон алдында ихлас намуслылык.

Чара сорау-җавап форматындагы аралашу белән тәмамланды. Күтәрелгән кулларның күплеге, егет-кызларның ялкынлы карашлары күп нәрсә турында сөйли иде. Яшьләр бар нәрсә турында: салкын канлылыкны саклау авырмы икәнлеге, кайсы фәннәрне тырышыбрак укырга, стрессны ничек җиңәргә кирәклеге турында да сораштылар.

Бу очрашу «Ваше право» мәктәбендә белем алучыларның юридик белемнәрен арттырып кына калмады, көчле мотивация чыганагына да әйләнде. Нәкъ менә шундый заманча, ихлас, ачык очрашулар үсмерләргә тормыш юлын аңлап сайларга ярдәм итә. Алар иң мөһиме: илебез кануннарын хөрмәт итәргә һәм үтәргә, уйлап чыгарылган түгел, ә чын геройларны күрергә һәм үзләренә лаеклы кумирлар сайларга өйрәтә.

Намус, бурыч һәм закон
Намус, бурыч һәм закон
Автор:Гузаль Закирова
Читайте нас