Барлык яңалыклар

Рухи куркынычсызлык һәм экстремизмны профилактикалау

3 нче гимназиядә рухи куркынычсызлык һәм экстремизмны профилактикалау турында сөйләштеләр.

Рухи куркынычсызлык һәм экстремизмны профилактикалау
Рухи куркынычсызлык һәм экстремизмны профилактикалау

Октябрьский шәһәренең 3 гимназиясендә укучылар традицион дин вәкилләре белән очрашты. Кунаклар итеп шәһәр һәм республикабызның төньяк-көнбатыш районнары имам-ахуны Мәүлемҗан хәзрәт Сибгатуллин һәм Троица-Сергий чиркәвенең өлкән рухание Артемий атакай чакырылган иде.

Очрашуның төп темасы — яшьләр арасында рухи куркынычсызлык һәм экстремизмны профилактикалау. Ачык диалог барышында укучылар үзләрен борчыган сорауларын бирде, бүгенге җәмгыятьнең актуаль проблемалары турында фикер алышты һәм милләтара, динара тынычлыкны саклауның никадәр мөһим булуын белде.

Чара дустанә һәм үзара хөрмәт атмосферасында узды. Мондый очрашулар яшьләргә тәнкыйди фикерләү сәләтен үстерергә, чит идеологияләргә каршы торырга һәм җәмгыятьнең мәдәни төрлелегенә хөрмәт белән карарга ярдәм итә.

 

#Октябрьский #РухиКуркынычсызлык #ЭкстремизмПрофилактикасы #ОктябрьскийЯшьләре

Рухи куркынычсызлык һәм экстремизмны профилактикалау
Рухи куркынычсызлык һәм экстремизмны профилактикалау
Автор: Гузаль Закирова
Читайте нас