Башкортстанда яшәүчеләргә ничек вербовка корбаны булмаска? Ел саен 3 сентябрьдә Русиядә Террорчылыкка каршы көрәштә теләктәшлек көне билгеләнә. Дата 2004 елның сентябрендә Бесланда булган фаҗигале вакыйгалар истәлегенә булдырылды, ул вакытта террорчылар мәктәпне басып алды һәм ике тәүлектән артык кешеләрне тоткынлыкта тотты. Теракт нәтиҗәсендә 334 кеше һәлак булды, шуларның 186сы ¬─ балалар. Бу көнне Бесланда гына түгел, ил күләмендә террорчылык актлары корбаннарын искә алалар һәм террорчылык янауларына каршы тору өчен барыбызның да уяулык күрсәтергә һәм битараф булмаска тиешлегебезне тагын бер кат искәртәләр. «Кемгә файдалы икәнен бел» Көн саен, гадәти тормыш белән яшәп, без вакыйгаларның гадәти агышына кемнеңдер тыкшына алуы турында уйламыйбыз да. Ләкин хәвеф бик якында гына. Республика Прокуратурасы мәгълүматлары буенча, агымдагы ел башыннан Башкортстанда әзерләнүче 41 терактны ачыклаганнар һәм булдырмый калганнар, бу, узган елдагы белән чагыштырганда, 46 процентка күбрәк, шулай ук экстремистик юнәлештәге җинаятьләр саны арткан. Экспертлар аңлатуынча, мондый активлашу чит ил махсус хезмәтләре эше белән бәйле. ─ Украинада алар тарафыннан төзелгән оешмалар һәм мәгълүмати-психологик үзәкләр Русиядәге вәзгыятьне какшату, неонацистик идеяләрне пропагандалау, киңкүләм тәртипсезлекләр провокациясе, терактлар һәм диверсияләр кылу, Интернет ярдәмендә Русия гражданнарын вербовкалау буенча моңарчы күрелмәгән кампания җәелдерде, ─ дип Башкортстан Прокуратурасының экстремизмга каршы тору бүлеге өлкән прокуроры Татьяна Овчинникованың сүзләрен китерә «Башинформ» агентлыгы. Быел хокук сакчылары СВО турындагы фейклар тараткан һәм Русия армиясен дискредитацияләгән 650дән артык сайтны блоклаган. Теләсә нинди мәгълүматка тәнкыйть күзлегеннән карагыз Милли республикаларга җинаятьчеләр аерым игътибар бирә, биредә «көймәне чайкалдыру» һәм вәзгыятьне тотрыксызландыру җиңелрәк, дип саный. ─ 2024 елда Башкортстан чит илләрдән ясалган мәгълүмати һөҗүмнәр саны буенча Русия төбәкләре өчлегенә керде, ─ ди Башкортстан Республикасы Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры Марат Мәрданов. ─ 960 мәгълүмати сәбәп теркәлгән. Бу күрсәткеч буенча без Чечен Республикасыннан һәм Дагстаннан аз гына калышабыз. Бу ─ бик зур йөкләнеш. Идел буе федераль округында тикшерүне таләп иткән мәгълүмати сәбәпләр саны буенча республика беренче урында тора. Төрле алымнар кулланыла: социаль челтәрләрдәге постлар, тарихны бозучы, төрле милләт вәкилләре арасында киеренкелек тудыручы ялган теорияләр эшкә җигелә. Манипуляцияләр объекты булмас өчен теләсә нинди мәгълүматка һәрвакыт тәнкыйть күзлегеннән карагыз, ныклы үлчәнгән карарлар кабул итегез. Балаларга басым ясала Балалар террорчылар кулында буйсынучан коралга әйләнә. Балигъ булмаганнарга алар социаль челтәрләрдә «җиңел» акча эшләргә тәкъдим итә. 5-15 мең сумга үсмерләр җинаятьләр кыла, алар өчен ирек белән түлиләр. Исегезгә төшерәбез, диверсияләр, теракт омтылышлары өчен 20 елга кадәр төрмә яный. Провокаторлар кәрәзле элемтә баганаларына, заводлардагы, тимер юлдагы объектларга ут төртергә өнди, бу һәлакәткә һәм күпсанлы корбаннарга китерергә мөмкин. Былтыр Уфада һәм Ишембай районында транспорт объектларында диверсияләр, Уфа шәһәрендә һәм районында кәрәзле элемтә баганаларына, Уфада автомобильләргә ут төртү, шулай ук, Нефтекамада һәм Уфада хәрби дан символларын һәм Ватанны саклаучылар һәйкәлен мәсхәрәләү очраклары ачыкланды. Мондый фаҗигаләрне булдырмас өчен мотлак рәвештә бала белән социаль челтәрләрдә таныш булмаган кешеләрнең таләпләрен үтәү никадәр куркыныч булуы турында сөйләшегез. Үсмернең аралашу даирәсенә игътибар итегез: ул нәрсә белән мавыга, нинди сайтлар белән кызыксына. Балалар җинаятьчеләр йогынтысында эләгергә мөмкин булган тагын бер хәвефле «чокыр» ─ «Колумбайн» һәм «Маньяклар. Үтерүчеләр культы» хәрәкәтләре (террорчылык дип танылганнар, Русиядә эшчәнлекләре тыелган), анда үсмерләрне психологик яктан эшкәртәләр һәм авыр җинаятьләр кылырга этәрәләр. Узган елда хокук сакчылары скулшутинг (мәктәп укучыларына кораллы һөҗүм, инглиз теленнән - School Shooting — «мәктәптә атыш») темасы белән кызыксынган 30дан артык кулланучыны ачыклаган. Бәхеткә, аларның кызыксынуын вакытында сүндерергә өлгергәннәр. Акчадан һәм аек акылдан яздыралар Бүген террорчылык һәм мошенниклык ─ бер чылбырда. Башта җинаятьчеләр кешеләрдән акча талый, ә аннары диверсияләр ясарга мәҗбүр итә, алданганнарны оятсыз рәвештә «биодроннар» дип атый. Мошенникларның капканына теләсә кайда: танышулар сайтында, шәхси әйберләрне сатканда, хәбәрдә сылтама буенча кергәндә дә эләгеп була. Кеше саклык акчаларыннан мәхрүм ителгәннән соң, җинаятьчеләр махсус хезмәтләр вәкилләре исеменнән эш итә башлый һәм, янәсе, аферистларны тотуда ярдәм сорый, кайчакта әлеге эш өчен акчаны кайтарырга вәгъдә итәләр, ә кайчак туганнарын һәм якыннарын үтерү белән яныйлар. Ахыр чиктә кешеләр объектка ут төртү яки башка диверсия ясау буенча инструкция ала, һәм паникада, авыр җинаять кылуларын аңламыйча, биремне үти. Мондый хәлгә тарымас өчен барлык хәбәрләргә уяу карагыз, таныш булмаган шалтыратуларга җавап бирмәгез, ә инде мошенниклар кармагына эләккән очракта, булган хәл турында мөмкин кадәр тизрәк полициягә хәбәр итегез.