Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
25 гыйнвар 2023, 16:33

Сакланганга тычкан бизгәге янамый

2023 елның 18 гыйнварына Октябрьскийда тычкан авыруы белән зарарланган 64 кеше, шул исәптән, өч бала теркәлгән.  

2022 елда шәһәрдә бөер синдромы белән геморрагик кызышу очраклары 2021 ел белән чагыштырганда дүрт тапкыр югарырак теркәлгән: 21 очракка каршы 92 очрак (авыру күрсәткече 100 мең кешегә — 80,9). «Тычкан» чире белән авыручыларның 55 проценты 18-49 яшькә туры килә; 50 яшь һәм аннан олырак — 38 процент, 17 яшькә кадәрге балалар 6 процент.

Кулланучылар хокукларын яклау һәм кеше иминлеге өлкәсендә күзәтчелек буенча федераль хезмәтнең Башкортстан Республикасы буенча идарәсенең төбәк бүлеге мәгълүматы буенча, тычкан бизгәге вирусы йоктыруның сәбәпләрен һәм шартларын анализлаганда, авыруларның 50 проценты табигатькә баруны, 50 проценты көнкүреш йогышы төренә (шәхси йортлар, гаражлар) күрсәткән. «Тычкан» чире авыруы вак кимерүчеләрдә (кыр һәм урман тычканнары) булган вирус аркасында килеп чыга, алар селәгәй, бәвел һәм тизәк белән вирус бүлеп чыгара, шул рәвешле әйләнә-тирә мохитне пычрата.

Вирус кеше организмына төрле юллар белән эләгә. Инфекция һава-тузан юлы — кимерүчеләр пычраткан тузанны сулаганда булырга мөмкин. Вирус шулай ук кеше организмына кимерүчеләрнең бүлентекләре белән зарарланган ризыклар, юылмаган кул белән тәмәке тартканда һәм ашаганда эләгә ала.

Инфекциядән авыруның беренче билгеләренә кадәр уртача 2-3 атна уза. Авыру туңудан һәм тән температурасының 39-40 градуска кадәр күтәрелүдән башлана, көчле баш авыртулары, мускулларда, буыннарда хәлсезлек, аппетит югалуы, арка авыртуы барлыкка килә. Авыруны сусау борчый һәм, шул ук вакытта, бөер эшчәнлеге бозылу сәбәпле, сидек бүлеп чыгару кискен кими.

Вирусның беренче билгеләрендә үк кичекмәстән медицина ярдәме сорап, мөрәҗәгать итегез. «Тычкан» авыруын дәвалауга караганда, аны кисәтү җиңелрәк. Авыру кеше тирә-юньдәгеләр өчен йогышлы түгел.

Бүгенге көндә тычкан бизгәгенә каршы вакцина юк, шуңа күрә тычкан авыруларын кисәтүнең төп ысулы булып специфик булмаган профилактика кала. Бу гомумсанитар чаралар: территорияләрне, шул исәптән шәхси хуҗалыкларны көнкүреш чүп-чарыннан чистарту, биналарда тычкан сыман кимерүчеләргә үтеп керү мөмкинлеге калдырмау — диварлар һәм идәннәрдә ярыкларны ямау, ишекләрне бусагага тыгыз итеп кую; торак йортларда, биналар, корылмалар һәм бакча участокларында куллану күрсәтмәләре нигезендә кимерүчеләргә каршы көрәш буенча системалы чаралар үткәрү (дератизация).

Хөрмәтле шәһәр халкы! Тычкан бизгәген шәхси профилактикалау чараларын онытмагыз:

- азык-төлекне кимерүчеләр үтеп керә алмаслык урыннарда, тыгыз ябык савытларда саклагыз, тычканнар тарафыннан пычратылган һәм бозылган ризыкларны ашамагыз;

- бакча йортларында, корылмаларда, кимерүчеләрнең эзләре булган очракта, биналарда җыештыру һәм йогышсызландыру чараларын бер тапкыр кулланыла торган битлекләр, перчаткалар ярдәмендә, дымлы ысул белән башкарыгыз;

- печән һәм салам ташыганда, респиратор, марлядан эшләнгән битлекләр, перчаткалар кулланыгыз;

- ашау алдыннан кулларыгызны яхшылап юыгыз.

Сәламәт булыгыз!

 

Нәзирә Габидуллина,

территориаль бүлек начальнигы

 

Автор:Ильмира Галиева
Читайте нас: