Туган як
+29 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 декабрь 2022, 17:31

«Баш мие белән эшләү галәмне өйрәнүгә тиң»

Октябрьский шәһәренең 1нче дәваханәсенең югары категорияле нейрохирургы Шамил Ирек улы Шиһапов К.Г. Вәлиева исемендәге «Хирургия өлкәсендәге казанышлар өчен» медале белән бүләкләнде.

«Баш мие белән эшләү галәмне өйрәнүгә тиң»
«Баш мие белән эшләү галәмне өйрәнүгә тиң»

Хакимият сайтындагы әлеге хәбәр астында бик күп комментарийлар язылган. «Шамил Ирекович — чын Кеше үрнәге, хезмәте өчен һәйкәл куярлык», «Лаеклы бүләк белән котлыйбыз, сәламәтлек һәм эшегездә уңышлар телибез», «Ходайдан бирелгән табиб ул, Шамил Ирек улына бик рәхмәтлемен», «Халкыбыз сәламәтлеген кайгыртып тагы да озак еллар эшләгез», «Шәһәребезнең иң белемле, тәҗрибәле нейрохирургы», «Куллары да, йөрәге дә алтын аның!»…

Ихлас йөрәктән чыккан сүзләрдә шәһәребез табибының хезмәтенә тирән хөрмәт, горурлык хисләре ярылып ята. Халык мәхәббәте мәртәбәле бүләкләрдән дә кыйммәтрәк шул ул. Чын һөнәр ияләре өчен аеруча.

Медицина өлкәсендә 30 елдан артык хезмәт стажына ия булган Шамил Ирек улы белән эш бурычларына бәйле элек тә аралашканыбыз бар иде. Бу юлы исә аның белән шәхсән очрашып, тормыш һәм хезмәт сәхифәләре белән якыннанрак танышырга форсат туды.

Булачак табиб Туймазы районының Кандра авылында туып-үскән. 1989 елда «Дәвалау эше» белгечлеге буенча Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. «Хирургия» юнәлешендә интернатура узып, 1990 елдан табиб-хирург булып эшли башлый. Октябрьский шәһәренең сәламәтлек саклау системасында 1991 елдан хезмәт куя. 2008 елда «Нейрохирургия» белгечлеге буенча яңадан әзерлек уза. Башкортстанның сәламәтлек саклау отличнигы, БР Сәламәтлек саклау министрлыгы грамоталары, рәхмәт хатлары белән бүләкләнгән. Намуслы, кешелекле булуы белән хезмәттәшләре һәм пациентларының да ихтирамын яулаган тәҗрибәле белгеч үз эшенә зур җаваплылык белән карый, башкалардан да шуны таләп итә, һөнәри күнекмәләрне һәм гомуми культура дәрәҗәсен үстерүгә көч сала, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалый. Ул хезмәтенә фәнни оештыру алымнарын кертә, эшчәнлек юнәлеше буенча электрон-исәпләү һәм дәвалау-диагностикалау техникасын актив куллана, гамәли мәсьәләләрне хәл итүдә фәнни-техник мәгълүматны уңышлы файдалана.

«Бер миллиметрга тайпылыш та хәвефле»

Нейрохирургия клиник медицинаның нерв системасы авырулары һәм имгәнү-җәрәхәтләренә диагноз кую, аларны оператив юл белән дәвалау ысулларын эшләү белән шөгыльләнүче бүлеге. Микрохирургия аның иң мөһим өлешен тәшкил итә. Нейрохирургия шулай ук нейротравматология, нейроонкология, баш һәм арка миендәге кан тамырлары патологиясе, артериаль һәм артеровеноз аневризмалар, артерия һәм вена куышлыкларындагы тайпылышлар, геморрагик инсульт һәм ишемия инсульты кебек бүлекләргә аерып карала.

«Шәһәрдә әлеге юнәлеш унбиш еллап элек кенә үсеш алды, — ди Шамил Ирек улы. — Чөнки операцияләр эшләү өчен бүлмә дә, җиһазлар да юк иде. Бүген исә Бәләбәй, Шаран, Бакалы, Ярмәкәй, Туймазыдан да безгә авырулар килә. Әлеге вакытта ике ставка гамәлдә, әмма төбәктә яшәүчеләр санына карата күбрәк белгечләр кирәк».

Хирург эше тирән белем һәм интуиция, пациентны коткару һәм катлаулы шартлардан чыгу өчен тиз карарлар кабул итү сәләтен таләп итә. «Нинди хәлдә дә табиб пациентка ярдәм күрсәтергә, ахыргы чиккәчә аның гомере, сәламәтлеге өчен көрәшергә тиеш, — ди әңгәмәдәшем. — Авыруны ярты сәгатькә соңлап алып килү, операция вакытында бер миллиметр читкә китү дә зур хәвеф белән яный. Кеше берничә сәгать дәвамында үзен гадәттәгечә тотарга, йөрергә, сөйләшергә мөмкин. Шуңа күрә дә хәлнең кискен үзгәрүе бөтенләй көтелмәгән булып чыга. Мондый вакытта пациентны коткарып калу җиңелдән түгел».

 

Илебездә ел саен 500 меңгә якын кеше инсульт корбаны була. Аларның өчтән ике өлеше инвалид булып кала. Әгәр кешеләр сәламәтлекләренә игътибарлырак булса, инсультны

күп очракта булдырмый калып була. Инсульт үзаллы күренеш түгел, төп авыруның кискен катлаулануы. Димәк, авырмас өчен иң элек сәбәпче чирләрне кисәтергә һәм дәваларга

кирәк. Инсультка китергән төп сәбәпләр: аз хәрәкәт итү, дөрес тукланмау, тәмәке тарту, стресс, алкогольне, тозлы ризыкларны чамадан тыш куллану, гипертония, шикәр диабеты, атеросклероз чирләре.

 

— Шамил Ирекович, бала чакта үзегезне нейрохирург булырмын дип уйлый идегезме?

— Әти-әниемнең һөнәре сәламәтлек саклау өлкәсеннән бөтенләй еракта, алар тимерюлчылар иде. Үзем исә медицина белән 5-6нчы сыйныфларда укыганда кызыксына башладым. Булачак белгечлек турында сүз чыкканда әни укытучы эшен мактый. Әти исә медицина юлын сайларга киңәш итте. Әйтергә кирәк, университетка беренче тапкырдан керә алмадым, армиягә киттем. Чик буе гаскәрләрендә хезмәт иттем. Язмыштырмы, фельдшер булмаган частькә эләктем һәм миңа шушы вазыйфаны йөкләттеләр. Хезмәт иткән җирдән уку йортының әзерлек төркеменә (рабфак) гариза юлладым, имтиханнар тапшыргач студент булып киттем.

— Беренче операцияне хәтерлисезме?

— Әлбәттә! Интернатурада укыган вакыт иде ул. Уфада 8нче дәваханәдә практика үтеп йөргәндә аппендицитка шикләнелүче пациентны китерделәр. Нәкъ менә шул кешегә беренче операция эшләдем, миңа тәҗрибәле шәфкать туташы ассистентлык итте.

— Бүгенгегә әйләнеп кайтыйк. Бүлектә эш көнегез ничек үтә?

— Мин иртәнге җиде тулганда инде эштә булам. Бу гадәткә кергән. Иң беренче эш итеп палаталар буйлап авыруларның хәлен тикшереп чыгам. Тугыздан соң операцияләр башлана, алар төшке аш вакытына кадәр дәвам итә. Аннары документлар белән эшләү.

— Елына ничә операция ясала?

— Уртача алганда, 300гә якын планлы, 60-70ләп ашыгыч (экстренный) операция үткәрәбез.

— Сезнең тәҗрибәдәге иң озын операция?

— Умыртка баганасы күп урыннардан сынган пациент иде ул. Операция 7 сәгатькә якын дәвам итте. Икенче юлы исә баш миенә ике яклап кан сауган ир-атка көндезге өчтән иртәнге дүрткә кадәр операция ясадык.

— Элек нейрохирургик операцияләр сирәк күренеш булган, чөнки күпчелектә алар уңышсыз тәмамланган. Заман технологияләре үсеш алу нәтиҗәсендә вәзгыять уңай якка үзгәрде.

— Дөрестән дә, хәзер табибларга ярдәмгә югары төгәллектәге җайланмалар килә, компьютер һәм магнит-резонанс томографиясе тикшерүе аша операцияләрне йөз процентка планлаштырып була. Заманча технологияләргә көйләнгән нейрохирургик навигатор, микроскоп зарарланган урынга, бигрәк тә баш миенең тирән структураларына иң хәвефсез юлны билгеләргә ярдәм итә, операцияләр үткәрүнең төгәллеген арттыра, процедураның инвазивлыгын һәм кан югалтуны киметә. Нейроэндоскопик стойка хирургик операцияләрне нәтиҗәле һәм пациентлар өчен хәвефсез үткәрергә мөмкинлек бирә, савыгу вакытын тизәйтә һәм операциядән соң өзлегүләр барлыкка килүне кисәтә.

— Нейрохирургка күбрәк нинди проблемалар белән киләләр?

— Күпчелектә сүз аварияләр, бәхетсезлек очраклары нәтиҗәсендәге, шулай ук криминаль характердагы травмалар, умырткалык сыну, баш миенә кан саву, инсультлар, зарарсыз шешләр турында бара.

— Үз-үзенә диагноз куючылар турында ни диярсез?

— Чынлап та, бүген безгә интернеттан укыган әзер «диагноз» белән килүчеләр дә бар. Мондыйлар үзләре дөрес дип уйлаган дәваны да тәкъдим итә әле… Бу очракта пациент белән ипле итеп сөйләшергә, белгеч тикшерүе мөһимлеген аңлатырга, шул рәвешле дөрес юнәлеш бирергә кирәк.

— Кибеттә яки урамда кешенең йөрешенә, гәүдәсенә карап, аңарда нинди авыру булуын фаразлаганыгыз бармы?

— Бу инде һөнәри чир дисәң дә була. Мәсәлән, кешенең аксап баруы буенча проблеманың буыннардамы, әллә умырткалыктамы икәнлеген аерып була.

— Нинди генә өлкәдә эшләсәң дә белемне даими үстерү зарур. Аеруча, медицина өлкәсендә.

— Тулысынча килешәм. Иң актуаль яңалыклардан хәбәрдар булу өчен, фәнни әдәбият укыйм, семинарларда катнашам, хезмәттәшләр белән тәҗрибә уртаклашам.

— Хирургка ял кирәкме?

— Һичшиксез! Нейрохирург эше икеләтә авыр. Катлаулы операцияләрдән тыш, рухи киеренкелек тә бар. Пациентның халәтен үз йөрәге аша үткәрә алар, һәрберсе өчен борчылу кичерә. Шәхсән үзем ял вакытларын гаилә белән үткәрергә яратам, күңел өчен хоббием да бар, ул — балыкка йөрү.

— Эшегезне ни өчен яратасыз?

— Моны сүзләр белән генә аңлатып булмастыр кебек. Эше һәм мавыгуы тәңгәл килгән кеше бәхетле була, диләр. Нәкъ минем очрак бу. Армиядә миңа юллама буенча КГБның югары мәктәбенә укырга керергә тәкъдим иткәннәр иде. Әмма мин медицинскийга документлар тапшырдым, дип баш тарттым. Үткәнгә кире кайту мөмкин булса, шул ук юлны сайлар идем.

— Гаиләгез белән танышыйк, белүемчә, балаларыгыз да медицинаны сайлаган. Табиблар династиясе дәвам итә, димәк?

— Тормыш иптәшем Рәфилә Әүзәх кызы белән сыйныфташларбыз, беренче класстан бергә укыдык. Шунысы кызык, мәктәптә бер-беребезгә игътибар да итми кебек идек. Мин армиядән йөреп кайтуга исә Рәфиләм гүзәл чәчәккә әверелгән … Тату гаилә корып җибәрдек, ике кызыбызны тәрбияләп үстердек. Дөрестән дә, балалар минем юлны сайлады. Олысы Лилиана Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсендә табиб-невролог булып эшли. Тормыш иптәше Тимур — нефтьче. Кече кызыбыз Диана, быел БДМУ тәмамлап, РКБ нигезендә ординатура үтә, моның өстенә гарәп һәм инглиз телләрен өйрәнә. Мин инде дәү әти дә. Ике искиткеч оныгым бар! Зурысы Ассель — нәфис гимнастика буенча спорт мастерына кандидат. Әмма спорт аның өчен мавыгу гына, ул тормышын медицина белән бәйләргә тели. Бәләкәй онык Лиэль да апасы кебек гимнастка, җиде яшьлек кенә булуына карамастан, ул инде 1нче үсмерлек разрядка ия. Балалар, оныкларның сәламәтлек саклау өлкәсенә тартылуы гаҗәп түгел, чөнки туганнар бергә җыелганда еш кына медицина темасы күтәрелә, әлбәттә, кызыклы сөйләшүләр яшь буынның колагына керми калмый.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Шамил Ирекович. Сезгә нык саулык, гаилә иминлеге, халык сәламәтлеге сагындагы игелекле эшегезне дәвам итүче балалар һәм оныкларның уңышларына куанып яшәвегезне телибез!

Автор:Лилия Габитова
Читайте нас: