ГЛПС белән зарарлану сәбәпләрен өйрәнү шуны күрсәтә, авыручыларның 65,5 проценты табигатьтә, 34,5 проценты көнкүреш шартларында вирус йоктырган.
Бүгенге көнгә әлеге чирдән вакцина уйлап табылмаган. Шуңа күрә саклану таләпләрен үтәү аеруча мөһим. Кимерүчеләрнең күләмен киметү өчен, аларны юк итү чараларын күрү таләп ителә.
«Тычкан» бизгәгенә каршы кисәтү чараларын инкарь итмәгез! Азык-төлекне тычканнар үтеп керә алмаслык урыннарда саклагыз. Тычкан тигән һәм кимергән ризыкны куллану тыела.
Бакчаларда, каралтыларда кимерүчеләр барлыгы билгеле булса, йогышсызландыра торган чаралар һәм битлек кулланып кына җыештыру эшләрен башкарыгыз.
Ашарга утырыр алдыннан кулларыгызны ныклап юыгыз.
Бары тик профилактик чараларны үтәп кенә бөер синдромы белән геморрагик лихорадканы булдырмый калырга мөмкин.