Туган як
+17 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 сентябрь 2022, 16:19

Томан артында кояш бар…

… Җылы, матур көн, кояш нурлары тирә-якны яктырта. Әмма кинәт кенә күз алдын томан элпәсе каплагандай була, дөнья төссезләнеп, тоныкланып кала. Күзләрне уып та, йомгалап та карыйсың. Тик томан таралырга ашыкмый. Нинди галәмәт соң бу? Әлеге күренешнең аңлатмасы бар. Ул — катаракта.

Томан артында кояш бар…
Томан артында кояш бар…

Катаракта илебездә сукырлыкка яки күрү буенча инвалидлыкка китерүче авырулар арасында беренче урында тора. Әгәр элек бу чир 60 яшьтән өлкәннәргә генә яный дип саналса, бүген ул «яшәрә» бара. Офтальмологлар белдерүенча, катаракта иң мөһим медицина проблемалары исемлегенә керә. Гарчә, заманча технологияләр бу патологиядән шактый җиңел арынырга мөмкинлек бирсә дә.

Катаракта ничек барлыкка килә, аны булдырмау мөмкинме, операцияне кичектерү нәрсә белән яный? Шушы һәм башка бик күп сорауларга җавапны Октябрьский шәһәр дәваханәсе белгече — табиб-офтальмолог Шахром Усмонходжаевич Эшонов белән эзлибез.

— Катаракта — нинди авыру ул?

— Катаракта — кешенең күз ясмыгы (хрусталик) тоныклану нәтиҗәсендә барлыкка килүче чир. Хрусталик күзләрдә яктылык нурларының дөрес «сынуын» һәм әйләнә-тирә дөньяны күрү өчен аларның фокусировкасын тәэмин итүче линза. Күз ясмыгының тагын бер функциясе — аккомодация (ияләшү, җайлашу), ягъни предметларны төрле ераклыктан күрә алу мөмкинлеге. Табигате буенча хрусталик үтә күренмәле. Әмма билгеле факторлар нәтиҗәсендә ул тоныклана һәм нәкъ шул очракта «катаракта» диагнозы куела. Кеше начаррак күрә башлый (аеруча якыннан), төсләрнең ачыклыгы кими, ахырдан хрусталик тулысынча тоныкланып, сукырлыкка китерергә мөмкин. Хәзерге вакытта табиблар мондый хәлгә җиткермәскә тырыша һәм авыруның башлангычында ук операция эшләргә тәкъдим итә. Хәтта өлкән яшьтәгеләргә дә.

Кызганычка каршы, әлеге мәкерле авыру башлангыч чорда үзен артык сиздерми. Нәтиҗәдә, кеше табибка мөрәҗәгать итүне кичектерә килә. Ә бит югары квалификацияле белгеч кенә чирне тиз арада ачыклап, аны дәвалауга сәләтле.

— Авыруга китерүче сәбәпләр?

— Мәгълүм булуынча, бүген катаракта өлкәннәрдә генә түгел, ә яшьләр арасында да таралу ала. Бездә күз ясмыклары сизелерлек тоныкланган 35-38 яшьлек пациентлар бар. Еш кына авыруга китерүче сәбәпләр булып зарарлы производствода, төзелеш өлкәсендә эшләү, начар гадәтләр белән мавыгу тора. Шулай ук катаракта нурланыш, компьютер артында утырганда килгән киеренкелек нәтиҗәсендә, стресс-борчылулар, җәрәхәтләнүләр, шикәр диабеты, йөрәк-кан тамырлары, сулыш алу органнары чирләреннән иза чигүчеләрдә барлыкка килергә мөмкин. Хәтта тумыштан бирелгәнлек тә була. Әлбәттә, күпчелек очракта катаракта олы яшьтәгеләрдә күзәтелә. Өлкәнәйгән саен күз тукымалары туклануы бозыла, хрусталик тоныклана һәм үз функцияләрен башкара алмый башлый.

Медицина статистикасы мәгълүматлары буенча, «катаракта» диагнозы куелган пациентларның 12%-нда чир бик тиз үсешә (4-6 ел). 15%-нда бу вакыт 10-15 елга сузыла. Ә инде 70%-нда катаракта 6-10 ел дәвамында көчәя бара.

— Катарактаның билгеләрен үзаллы рәвештә ачыклап буламы?

— Моны тикшеренү нәтиҗәсендә генә билгеләргә мөмкин. Кеше организмының бөтен нәрсәгә дә яраклашуы һәм күзләрдәге үзгәрешләр әкренләп кенә башлану сәбәпле, күз күременең начараюын күпләр сизмичә дә кала. Бездә күрү сәләтен 50 процентка югалткан пациентлар да булганы бар. Алар начар күрүләрен табибка килгәч кенә аңлый башлый. Бу инде катарактаның катлауланган чоры була.

— Ниндидер чаралар (мәсәлән, таблетка, укол, шифалы үләннәр) ярдәмендә чирнең үсешен киметү яки аны тулысынча дәвалау мөмкинме?

— Бүгенге көндә катарактаны җиңәргә сәләтле дәва юк. Иң беренче билгеләр булганда гына, ягъни кеше якыннан начаррак күрә башлагач, дөрес сайланган күзлек кию киңәш ителә. Болай эшләмәгәндә хрусталикның картаюы күпкә тизрәк булачак. Ә инде авырудан котылуның иң нәтиҗәле, сыналган чарасы — ул операция. Аны офтальмологиянең «энҗе»се дип тә атыйлар, чөнки бу ысул күзләрнең барлык функцияләрен тергезү мөмкинлеген бирә.

— Элек операциягә кадәр катарактаның «өлгерүен» көтеп торырга киңәш иткәннәр, хәзер ничек?

— Әлеге вакытта мондый алым кулланылмый. Операция катлаулыкларсыз үтсен өчен хрусталик тыгызланмаган булырга тиеш. Тоныкланган ясмык күздәге кечкенә уем аша ультратавыш ярдәмендә вак кисәкләргә бүленә һәм чыгарыла. Аның урынына яңасы куела. Тыгызланып киткән хрусталикны исә алуы күпкә авыр. Шуңа күрә диагноз куелгач та озакка сузмыйча операция ясату киңәш ителә.

— Алдан тикшерү уздырыламы?

— Әйе, табиблар күзнең төзелешен тулысынча тикшерә, мөгез катлавының (роговица) калынлыгын, чалышлыгын, өслеген билгели. Күзнең аерым күзәнәкләрен тикшерергә булышучы махсус аппарат бар. Барлык чаралар да катлаулыкларны кисәтү, ясалма хрусталикны дөрес сайлау максатын күзаллый.

— Операция күпмегә сузыла, кеше авырту хис итәме?

— Бер күзгә уртача 15 минут вакыт сарыф ителә. Бу башлыча пациентның хәл торышына бәйле. Операция аерым урынны анестезияләү ысулы белән үткәрелә, заманча чаралар авыртуны сиздерми.

— Авыруны хастаханәгә салу кирәкме?

— 15-20 еллап элек операциядән соң чынлап та госпитальләштерү соралган. Чөнки хирурглар ул вакытта хрусталикны зур кисем аша алган, җөйләр салган. Бүген исә катарактага операция эшләү амбулатор төргә керә. Бер сәгатьтән инде пациент өенә кайтып китә ала.

— Тернәкләнү чоры турында да сөйләп үтегезче?

— Закончылык буенча, операциядән соң кешегә бер айга эштән ял бирелә. Әмма чынлыкта тернәкләнү чоры тизрәк уза, чөнки җөй салынмый, кечкенә уем үзенән-үзе ябыла. Пациентлар гадәттә бәйләвечне алганның икенче көнендә үк яхшы күрә башлый, укый-яза, телевизор карый ала. Шул ук вакытта тышта, авыр әйбер күтәрүдә яки күзләргә зур тәэсир килүче эшләрдә мәшгуль булучыларга саклык күрсәтү киңәш ителә. Операциядән соң салкын тидерүдән, җәрәхәтләнүдән саклану зарур. Саунага, бассейнга йөрүдән, спиртлы эчемлекләр кулланудан тыелып тору яхшы.

— Күз ясмыгының нинди төрләре бар?

— Алар берничә. Базалы модель кирәкле үлчәмнәр буенча сыйфатлы материалдан ясала. Яктылык фильтры кушылган төре күзләрне зарарлы нурланышлардан (ультрашәмәхә, зәңгәр спектр һ. б.) саклый. Әйткәндәй, табигый хрусталик та шундый ук сыйфатка ия. Өченче модель — асферик, ул төгәллек, контраст, яктылык һәм төсләрне үткәрүчәнлекне арттыра. Соңгысын без яшьләргә, водительләргә тәкъдим итәбез. Шуны да билгеләү кирәк: әйтеп үтелән хрусталик модельләре монофакаль төрдә, ягъни бер фокуслылар. Бу пациентларга якынннан яхшы күрү өчен күзлек кияргә туры килүе ихтимал, дигән сүз. Бүген линзаның тагын бер варианты кулланыла — мультифокаль. Аның фокуслары күп һәм ул төрле ераклыкта да яхшы күрү мөмкинлеге бирә.

— Ясалма хрусталик куйгач, күздә чит матдә булуы сизеләме?

— Бөтенләй сизелми. Без бит үзебезнең табигый күз ясмыгын тоймыбыз. Нерв күзәнәкләре күзнең өстендә генә бар, эчтә алар юк. Моннан тыш, линза инертлы материалдан ясалганга организм аны чит матдә итеп кабул итми.

— Хрусталикның куллану вакыты күпме?

— Ул хуҗасына гомер ахырына кадәр хезмәт итәчәк.

— Операциядән соң пациентлар гадәттә үзен ничек хис итә?

— Тәү чиратта алар тирә-юньдәге якты, ачык төсләргә ихластан гаҗәпләнә. Элек игътибар итмәгән вак детальләрне дә күрә башлыйлар. Өлкән яшьтәгеләр телевизор карый алуларын, кибеттә товарларның вак кына итеп язылган бәясен дә күрүләрен шатланып сөйли. Күпләр үзләрен янәдән яши башлаган кебек хис итә. Күз алдына гына китерик: элек бу кешеләр телевизор карау, китап уку, ерактан яки якыннан күрү өчен төрле күзлекләр кулланырга мәҗбүр булган. Ә операциядән соң алар тулыканлы тормыш белән хозурлана.

— Катарактаны кисәтеп буламы?

— Профилактика организмны гомум сәламәтләндерүгә һәм картаю гамәлләрен кисәтүгә бәйле булырга тиеш. Дару булмаган төп чараларга түбәндәгеләр керә: зарарлы гадәтләрдән баш тарту, гәүдә авырлыгын киметү һәм шикәр диабетын кисәтү, физик культура һәм спорт белән шөгыльләнү, кояш нурлары астында булу вакытын әзәйтү, күзләрне ультрафиолеттан махсус күзлек ярдәмендә саклау, күз авыруларын үз вакытында диагностикалау, туклану рационында җитәрлек күләмдә яшелчә-җимешләрнең, А, С, Е витаминнарының һәм антиоксидантларның булуын тәэмин итү. Хәвеф төркемендә башлыча 50 яшьтән өлкәннәр булса да, 40 яшьтән соң һәркемгә ел саен табиб-офтальмологта күзләрне тикшертеп тору зарур, чөнки нәкъ шушы чорда күзләрдә матдәләр алмашы бозыла башларга мөмкин. Диагностика проблеманы вакытында күрергә һәм нәтиҗәле дәваларга ярдәм итәчәк.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Шахром әфәнде, сезгә ныклы сәламәтлек, эшегездә уңышлар, рәхмәтле пациентлар теләп калабыз!

Сорау-җавап

Табиб-офтальмолог Шахром Эшонов якташларның катаракта һәм башка күз авыруларына бәйле сорауларына да җавап бирде.

Сорау: «Исәнмесез, миңа 46 яшь. Миндә олы яшьтәгеләр катарактасы. Түләүле хрусталик куйдырырга акчам юк. Илебездә эшләнүче бушлай күз ясмыгын куйдыра аламмы, аның сыйфаты ничек? Ел ярым элек күрү сәләтем 100 процент иде, әмма ул вакытта ук ниндидер уңайсызлык хис иткәнемне хәтерлим. Бүген инде авыру күзем бик начар күрә. Өстәвенә, икенче күздә дә катаракта башланган».

Җавап: «Үзебездә җитештерелгән хрусталикларда шулай ук импортлы технологияләр кулланыла, шуңа күрә алар сыйфаты буенча башка төрләрдән калышмый. Бер дә шикләнмичә һәм вакытны башкача сузмыйча аны куйдыра аласыз».

Сорау: «Хәерле көн! Миңа 30 яшь, күрү сәләтем -3,5, астигматизм патологиясе бар. Киңәш бирегезче, бу очракта операция эшләтергәме? Ул берьюлы ике проблеманы хәл итәчәкме, ягъни астигматизмны бетерерме һәм күрү сәләтен дә яхшыртырмы? Әллә ике операция кирәгәчәкме?».

Җавап: «Юк, ике операция кирәкми, астигматизмны да, ерактан начар күрүне дә (миопическая близорукость) лазер коррекциясе ярдәмендә уңай якка үзгәртү мөмкин».

Сорау: «Компьютер артында утыру ни өчен күзләргә зарарлы?».

Җавап: «Озак вакытлар буена ноутбук, смартфон кебек җайланмаларның экранына төбәлеп карау күрү сәләтен начарайта. Аеруча яшьләрдә ерактан начар күрү (-0,5; -1; -1,5) булса, көн дәвамында компьютер артында утыру аккомодация спазмына (еракка күрү кими һәм якыннан эшләгәндә күзләр тиз арый) китерә, нәтиҗәдә күрү сәләте тагы да начарлана. Аны кисәтү өчен күзләрне даими ял иттерергә, күз буыннарын ныгытучы профилактик күнекмәләр ясарга һәм компьютерда эшләү вакытын чикләргә кирәк».

 

Лилия ГАБИТОВА
Автор фотолары

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: