Туган як
+23 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
24 август 2022, 14:51

Иң яхшы табиб — безнең шәһәрдә

Октябрьский шәһәре докторы Айрат Балахонцев — Бөтенрусия конкурсы җиңүчесе.  

Иң яхшы табиб — безнең шәһәрдә
Иң яхшы табиб — безнең шәһәрдә

РФ Сәламәтлек саклау министрлыгының үзәк конкурс комиссиясе ел саен үткәрелә торган «Елның иң яхшы табибы» Бөтенрусия бәйгесенә йомгак ясады. Җиңүчеләр арасында 1нче шәһәр хастаханәсе ашыгыч медицина ярдәме бүлегенең өлкән табибы Айрат Балахонцев та бар. Ул «Ашыгыч медицина ярдәменең иң яхшы табибы» номинациясендә мактаулы өченче урынга лаек булды.

Әйтергә кирәк, ел саен бу дәрәҗәле бәйгедә илнең барлык төбәкләреннән тирән белемле, югары квалификацияле белгечләр катнаша һәм шуларның берсе безнең шәһәрдә яшәве белән без бик горурланабыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: