Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 август 2022, 17:58

«Вейп» кына бит ул, димәгез!

Җәйге каникуллар чорында күп сандагы мәгълүмат чаралары Мәскәү өлкәсенең Химки бистәсендә 13 яшьлек үсмернең электрон тәмәке (ягъни, «вейп») тартканда җәрәхәтләр алуы турында язып чыкты. Әлеге җайланма баланың авызында шартлап, аның битен, борын-иреннәрен зарарлаган. Моннан тыш, уң кул һәм күкрәк читлегенә зыян килгән. Малайны авыр хәлдә хастаханәгә илтәләр. Тикшерүчеләр бу очрак буенча РФ Җинаятьләр кодексының 238 маддәсенең 2 өлешенә ярашлы («куркынычсызлык таләпләренә җавап бирми торган товарлар һәм продукция җитештерү, сату яки хезмәт күрсәтү») җинаять эше кузгаткан.

«Вейп» кына бит ул, димәгез!
«Вейп» кына бит ул, димәгез!

Кызганычка каршы, электрон тәмәке куллануга бәйле күңелсез хәбәрләр әледән-әле ишетелеп тора. 2021 елның июнендә Мәскәүнең сәламәтлек саклау департаменты вейп белән җиңелчә зарарланган 17 яшьлек үсмерне коткару турында хәбәр итте. Бу — Русиядә теркәлгән беренче очрак булды. Икенчесе, кызганыч, үлем белән тәмамланды. 2022 ел башында Алтай краеның Бийск шәһәрендә 12 яшьлек үсмер җайланманы куллану нәтиҗәсендә һәлак булды.

Бүгенге көндә илебездә электрон тәмәкеләр һәм алар өчен сыеклыклар (яшьләр «жижа» дип атый) ирекле сатуда. Ягъни, 18 яше тулганнар аларны куллана ала. Депутатлар тарафыннан әлеге вәзгыятьне төптән үзгәртү, ягъни электрон тәмәкене һәм сыекча рәвешендәге никотинны сатуны тулысынча чикләү тәкъдим ителә. Әйткәндәй, чит илләрнең кайберсендә электрон сигаретлар тыелган да инде. Мәсәлән, Тайландта вейпларны сату гына түгел, шәхсән куллану да рөхсәт ителми. Мондый закон бозу өчен 10 елга кадәр иректән мәхрүм итү җәзасы яный.

Электрон тәмәке турында ни беләбез?

Шәһәребез урамнарында да кулларына төтен чыгара торган җайланма тоткан кешеләр очрый. Вейпларны сату нокталары да бар. Электрон тәмәкенең бәясе куллану вакытына һәм ешлыгына карап 300дән алып меңнәрчә сумга җитә. Сыекчалар төрле җиләк-җимеш тәмнәре белән эшләнгән. Җайланманың тышында составы (никотин барлыгы да күренә) һәм 18 яше тулмаганнарга сату ярамганлыгы турында мәгълүмат бар. Барысы да тәртиптә кебек, әмма вейплар ничек итеп балалар кулына эләгә соң? Гомумән, электрон сигаретны ни өчен тарталар, ул гадәти тәмәкедән нәрсәсе белән аерыла һәм кеше организмына ничек тәэсир итә? Шушы һәм башка күп сорауларга җавап эзләп Октябрьский шәһәре наркология диспансеры белгече, 32 ел стажга ия югары категорияле табиб, нарколог, психиатр Наил Латыйповка мөрәҗәгать иттек.

Зыяны әзрәк дию дөрес түгел

— Вейп — ул ингаляция, ягъни сулау өчен югары дисперслы аэрозоль (пар) барлыкка китерә торган электрон җайланма, — ди Наил Султанович. — Гадәти тәмәкедән төп аермасы: кеше турыдан-туры тартмый, ә составында никотин булган сыеклыкның парын суыра. Белгечләр вейплар җитештерелә башлаган чорда алар гади сигаретка бәйлелектән җиңелрәк котылырга булышачак, дип фаразлый. Мондый җайланмаларда кеше организмына никотинның дозалап кертелүе күзаллана, ягъни ул алыштыргыч терапия буларак эшли. Тәмәке тартудан (аракы һәм наркотикларга бәйлелек вакытындагы кебек үк) баш тартканда була торган синдромны (кәеф бозылу, ютәлләү, аппетит югалу, тиз ярсып китү һ. б.) шул рәвешле кисәтергә телиләр.

Әйткәндәй, никотиннан бәйлелекне бетерү максатында махсус дарулар да җитештерелә. Әмма аларның нәтиҗәлелеге тиешле дәрәҗәдә түгел. Чөнки тәмәке тарту — ул үзенә күрә ритуал, гадәт. Электрон сигарет нәкъ шуларны күз уңында тотып ясалган. Аңардагы никотин, әйтүемчә, дозалап һәм пар рәвешендә кертелә. Шулай ук ритуал элементы да саклана. Әмма, кызганычка каршы, бүген вейплар алыштыргыч терапия буларак түгел, ә күбрәк модалы гадәт итеп күзаллана. Сүз башлыча яшьләр, хәтта мәктәп укучылары турында да бара. Алар исерткечне җиңелчә төрләрдән тәмләп караган кебек үк никотинны куллануны да электрон сигаретлардан башлый. Янәсе дә бу «тәмле» һәм бәйлелеккә китерми. Әмма алар ялгыша. Эш шунда, вейпларда никотин күләме гади тәмәкедәгедән ким түгел. Нәтиҗәдә, аларны чаманы белми куллану организмга (аеруча баланыкына) зур зыян китерә. Ә бит яшьләр вейпны туктаусыз төтәтеп йөри, моны уен сыман күрә.

Химик составы уйландыра…

— Электрон тәмәкедә сулыш алу юлларына, авыз куышлыгына «утырып», бактерияләр таралуга сәбәпче булырдай матдәләр бар, — ди нарколог. — Бу — пар ясауда катнашучы, никотин һәм башка матдәләрне «эретүче» пропиленгликоль, тәмләткеч сыйфатындагы өстәмәләр, глицерин, ароматизаторлар. Глицерин төтенгә тыгызлык бирә, ул парга әйләнеп, тәнгә рәхәтлек, җиңелчә хәлсезлек китерә. Бу канцерогеннар тәэсире нәтиҗәсе. Гади тәмәкедә никотиннан тыш төтен, күп сандагы зарарлы матдәләр бар, дибез. Әмма вейплар аша да пар белән организмга канцерогеннар эләгә. Ә инде кайнар һава үз чиратында авыз куышлыгының, бронхаларның лайлалы тышчасын зарарлый. Сулыш алганда сыекча үпкәләрдәге тукымаларга да эләгә. Бронхлардагы тышчага майлы глицерин «утыруы» нәтиҗәсендә аның саклагыч функцияләре бозыла. Бүген галимнәр тарафыннан EVALI («вейперлар авыруы) дип аталучы аерым диагноз чыгарылган. Башта барысы да яхшы кебек тоелса да вакыт үтү белән электрон тәмәке тартучының сулыш алу органнарында хәвефле үзгәрешләр, ялкынсыну башлана.

EVALI-ның төп билгеләре нинди?

— Табиблар «вейперлар авыруы» турында беренче тапкыр 2019 елда сөйли башлады. Бу диагнозга дучар булган пациентларның күбесе — 95 %ы көчле ютәл һәм күкрәк авыртуына зарланган. Шулай ук авыручыларда тән температурасы күтәрелү, тахикардия (йөрәк тибүе ешаю), гипоксия (кислород җитмәү), күңел болгану, косу, диарея, ашказаны-эчәк авырулары көчәюе билгеләнә.

Электрон тәмәке һәм аңа бәйле авырулар

— Вейп куллану нәтиҗәсендә тамак-бугазның, авыз куышлыгының лайлалы тышчасы, трахеялар ялкынсына; йөрәк тибеше ешая; калкансыман бизнең эшчәнлеге, хәтер, ишетү һәм күрү сәләте начарая; тән тиресе белән проблемалар барлыкка килә; репродуктив системага зыян килә; нерв киеренкелеге, депрессия күзәтелә; йөрәк-кан тамырлары, баш миенә зур йогынты ясала. Моннан тыш электрон тәмәкене контрольсез тарту бронхитка, хәтта инфекцияле булмаган пневмония авыруына, ә канцерогеннар тәэсире яман шеш чиренә китерүе ихтимал. Организмның кайбер компонентларга тумыштан сизгер булуы, моңа бәйле өске тын юллары шешенеп, үпкәләргә кислород килмәве шулай ук фаҗига белән тәмамланырга мөмкин.

Электрон тәмәкене сатудан тыю кирәкме?

— Минем фикеремчә, вәзгыятьне мотлак рәвештә үзгәртү зарур. Хәтерегездәдер, элегрәк җәмгыятькә «снюс» дигән төшенчә килеп кергән иде. Чәйни торган тәмәке мәктәп укучыларының яңа куркыныч мавыгуына әверелде. Балалар аны күпләп авызына тутырып чәйнәп йөри иде, нәтиҗәдә организмга зур зарар килү, агулану очраклары да күп булды. Мондый күренешләрдән соң снюсларны сатуны тыйдылар. Вейплар белән дә шулай, аларны балигъ булмаган балалар, өлкән яшьтәгеләр һәм хроник авырулары (йөрәк, үпкә чирлеләр) булганнарга куллану бик хәвефле. Снюс, электрон тәмәкеләр никотин бәйлелегеннән арындыручы чара буларак, бәлки, уңышлы тәҗрибә дә булыр иде. Әмма аларны дөрес кулланмау нәтиҗәсендә файда урынына зыян килеп чыга.

Вейп — мода артыннан куумы әллә башка нәрсәме?

— Үсмерләр бик кызыксынучан була, алар бөтен нәрсәне дә татып карарга тырыша, аеруча ул тыелган булса. Узган елда, мәсәлән, эпидемия вакытында хәтта зажигалка газы белән сулаучылар да булды. Безнең пациентлар арасында үсмерлек чорында синтетик наркотиклар («соли») кулланып караганнары да бар. Бүген инде акыл утырткан бу егетләр элеккеге гамәлләренә көлеп карый, аларны «юләр»лек дип атый.

Яшь буынны зарарлы гадәтләрдән ничек араларга?

— Балаларны күбрәк сәламәт яшәү рәвешенә җәлеп итәргә кирәк. Шәһәребездә, мәсәлән, спорт мәйданчыклары, бассейннар җитешми. Спорт сараендагы бассейн бөтен теләүчеләрне дә кабул итәрлек хәлдә түгел. Әлбәттә, сәламәт яшәргә теләгән кеше һәркайда да мөмкинлекләрне таба ала. Иң мөһиме — олылар, әти-әниләр башлап үзләре үрнәк күрсәтергә, даими аңлату эше алып барырга тиеш. Зарарлы гадәтләр куркыныч авыруларны китереп чыгара, гомерне кыскарта. Шуңа күрә, сәламәтлекне кайгырту мөһим, ул — иң зур байлыкларның берсе!

… Әңгәмәгә нәтиҗә ясап шуны әйтәсе килә, тормышыбызда тискәре күренешләр барлыкка килүендә, авырулар артуында иң элек нәкъ үзебез гаепле. Спорт белән даими шөгыльләнмәү, битарафлылык, ашау-эчүдә чаманы белмәү, зарарлы гадәтләрне мода итеп күрүдә чагылыш таба бу. Кибетләрдә шундый күренешне еш очратырга туры килә: азык-төлек белән берлектә күпләр сумкасына пачкалап сигарет, шешә-шешә исерткеч, сыра-мазарны да тутыра. Мондый «күңел ачу» чарасы урынына игътибарны спортка, саф һавада уеннар уйнап ял итүгә һәм башка шундый өлкәләргә юнәлтү отышлырак булмас иде микән? Уңай якка борылыш телибез икән, беренче чиратта үзебезнең яшәү рәвешен үзгәртү, аң-белем даирәсен киңәйтү дөрес булыр кебек…

Сүз ахырында

Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча:

- дөньяда үпкә яман шешеннән үлү очракларының 90 проценты, хроник бронхиттан 75 проценты һәм йөрәкнең ишемик авыруыннан 25 проценты тәмәке тартуга бәйле;

- планетада һәр ун секунд саен бер тәмәке тартучы үлә;

- илдә, ким дигәндә, һәр унынчы хатын-кыз, ирләрнең исә 50-60 проценты (кайбер төркемнәр арасында бу сан 95 процентка җитә) тарта;

- тәмәке тарту һәм ул китереп чыгара торган авырулар ел саен кимендә бер миллион Русия гражданы үлеменә сәбәп була.

 

Лилия ГАБИТОВА,
Аида ХАННАНОВА фотосы.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: