Мондый шатлыксыз фаразны «Московский комсомолец»ка биоинженер Александр Кудрявцев белдергән.
Билгеле булуынча, «Роспотребнадзор» яңадан ябык иҗтимагый киңлекләрдә битлекләр киеп йөрергә тәкъдим итте.
"Мөгаен, август ахырыннан — сентябрь башыннан бу актуаль проблема булачак, — дип фаразлый эксперт. — Чөнки барлыкка килүче һәм таралучы яңа штаммнар барыбер Русиядә әлегә аз. Бу бездә узган елдагы кебек типик дулкын булачак, ә бәлки көчлерәк тә".
Төп куркынычны, Кудрявцев бәяләвенчә, «Омикрон» штаммының яңа төре тудыра, ул бик актив тарала, аерым алганда, Италиядә һәм Израильдә. «Миңа калса, хәзер популяцион иммунитет кимиячәк, — дип фаразлый белгеч, һәм, нәтиҗә буларак, авыручылар шактый булачак, күпләр авыр формада кичерәчәк».
Биоинженер вакциналауны һәм ревакциналауны стимуллаштыру һәм вакциналанмаганнарга чикләү чаралары булдыру буенча катгый чаралар күрергә тәкъдим итә.