Туган як
+13 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 июнь 2022, 21:39

Медицина хезмәтләренең әзерлеге тикшерелде

Октябрьскийның 1нче шәһәр дәваханәсе «Тыныч тормышта һәм хәрби шартларда гадәттән тыш хәлләр барлыкка килгәндә үз бурычларын үтәгәндә дәваханәнең махсус көчләре һәм чаралары белән идарә итү» темасы буенча команда-штаб күнекмәләре үткәрде.

Медицина хезмәтләренең әзерлеге тикшерелде
Медицина хезмәтләренең әзерлеге тикшерелде

Укуларның максаты — табигый һәм техноген характердагы гадәттән тыш хәлләрне кисәтү һәм бетерү буенча гамәлләр планының аныклыгын тикшерү, җитәкчелекнең күнекмәләрен камилләштерү, идарә органнарының, медицина хезмәте чараларының әзерлек дәрәҗәсен билгеләү, хастаханәдәге барлык системалар һәм персонал башкарган гамәлләрне эшкәртү, медицина учреждениесен хәрби вакыт шартларында эшкә күчерү һәм аның тотрыклы эшләвен тәэмин итүнең нәтиҗәлелеген ачыклау.

Күнекмәләргә гадәттән тыш хәлләр буенча комиссия әгъзалары, 1нче стационарның хирургия бүлеге хезмәткәрләре, 1нче һәм 2нче поликлиникаларның ПВП бригадаларының шәхси составы, БСМП бригадасы, автотранспорт чаралары, статистлар җәлеп ителде. Укулар алдыннан барлык катнашучылар белән куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж үткәрелде.

Күнекмәләр берничә өлештән торды:

1 этап — ГОЧСның Башкортстан төбәк подсистемасы Октябрьский шәһәре звеносының медицина хезмәтен төрле эш режимнарына күчерү буенча чараларны оештыру һәм үткәрү, медицина хезмәте чаралары белән идарә итү буенча эшләү.

2 этап — янгын сигнализациясе эшләгәннән соң 1нче хирургия корпусы (онкология һәм хирургия) пациентларын һәм персоналын эвакуацияләү башланды. Мәйданчыкта порошок рәвешендәге ут сүндергечләрне кулланып янгын сүндерү күнекмәләре буенча өйрәнүләр оештырылды.

3 этап — поликлиникаларның беренче табиб ярдәме бригадаларының җиһазландырылуын тикшерү.

4 этап — янгын вакытында зыян күргәннәргә вакыйга урынында медицина ярдәме күрсәтү, сортировкалау бүлегенә илтү.

5 этап — сортировкалау, зарар күрүчеләргә медицина ярдәме күрсәтү, аларны хәрәкәт маршрутлары буенча илтү, озату кәгазьләрен рәсмиләштерү.

Укулар ахырында тренировкада катнашучылар озату кәгазьләрен тапшырды, арадашчылар җитәкчеләр каршында барлык хезмәткәрләрнең эш-гамәлләре буенча хисап тотты, өйрәнүләр барышында ачыкланган уңай якларны һәм җитешсезлекләрне билгеләп үтте.

Нәтиҗәләр буенча, барлык системаларның эшчәнлеге канәгатьләнерлек дәрәҗәдә булуы турында карар чыгарылды, медицина хезмәтенең штаттан тыш формированиеләре шәхси состав белән тулысынча, медицина җиһазлары белән — 70%ка, шәхси саклану чаралары белән 100%ка тәэмин ителгән.

 

Мәгълүмат 1нче шәһәр дәваханәсе сайтыннан.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: