Туган як
+18 °С
Ачык
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 июнь 2022, 11:09

Балаларны ачык тәрәзә янына җибәрмәгез!

Кичә, 2 июнь көнне, Стәрлетамак шәһәренең күпкатлы йорт янында җирдә 4 яшьлек малайны табып алганнар. Ул биеклектән килеп төшеп имгәнгән. Бала 6 катта яшәгән. Вакыйга урынына ашыгыч ярдәм машинасы килгән. Баланы хастаханәгә илткәндә, кызганычка каршы, ул вафат булган.

Балаларны ачык тәрәзә янына җибәрмәгез!
Балаларны ачык тәрәзә янына җибәрмәгез!

Мондый очрак кичә кич Ишембайда да булган. 11 яшьлек малай 4 кат тәрәзәсеннән егылып төшкән.

БР Гадәттән тыш хәлләр буенча БР Дәүләт комитетының матбугат хезмәте мәгълүматлары буенча, малай купсанлы имгәнүләр алган, аны Ишембай хастаханәсенә алып киткәннәр.

Җәй башланды, тәрәзәләр ачылды. Балаларга карата игътибарлырак булыйк.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: