Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
27 Май 2022, 16:01

Таныш булыйк: яңа министр

Бүгеннән ул төбәкнең сәламәтлек саклау тармагын җитәкли.

Таныш булыйк: яңа министр
Таныш булыйк: яңа министр

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров указы белән республиканың сәламәтлек саклау министры итеп Айрат Рәхмәтуллин билгеләнде.

Белешмә:
Айрат Риф улы 1987 елның 18 февралендә Бөре районының Үгез авылында туган. Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган.

Хезмәт эшчәнлеген 2009 елда Уфа сугыш ветераннары шәһәр госпитале хезмәткәре булып башлаган.

2011-12 елларда - Г. Куватов исемендәге Республика клиник дәваханәсенең табиб-неврологы;
2017-18 елларда - Сәламәтлек саклау министрлыгының өлкәннәргә медицина ярдәмен оештыру бүлеге әйдәүче белгече;
2018 елда - әлеге министрлыкның проект эшчәнлеге бүлеге баш белгече;
2018-21 елларда - Дүртөйле үзәк район дәваханәсенең баш табибы урынбасары, баш табибы;
2021-22 елларда - 18нче Уфа шәһәр клиник дәваханәсенең баш табибы булып эшләгән.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: