Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
29 апрель 2022, 16:56

Һәрчак ярдәмгә әзер алар!

Русиядә ел саен апрель азагында ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне билгеләп үтелә.

Һәрчак ярдәмгә әзер алар!
Һәрчак ярдәмгә әзер алар!

Әлеге бәйрәмнең максаты — ашыгыч ярдәм табиблары эшенең авырлыгын һәм гаять әһәмиятлелеген ассызыклау. Үз тормышларын шушы җаваплы хезмәткә багышлаган, һәр көн саен күпме кешеләрнең гомерен саклап калучы шәфкать ияләренә хөрмәт күрсәтү мөмкинлеге ул. Табиблар, фельдшерлар, диспетчерлар, ашыгыч ярдәм машиналарын йөртүчеләр, шулай ук бу өлкәдә эшләүчеләрнең туганнары өчен дә мөһим дата бу.

Ни өчен бәйрәм апрель ахырында билгеләнә соң? Тарихка күз салсак, борынгы заманнардан бирле ашыгыч ярдәмгә килергә әзер затлар булган. Мәсәлән, XV йөздә Аллаһ йортлары мондый ярдәмне күрсәткән. Биредә кешеләрне төрле хасталардан дәвалаганнар, өметсез чирлеләрнең тормышларын ничек тә җиңеләйтергә тырышканнар. Һәр авыруны кирәкле дару чаралары, кием-салым, азык-төлек белән тәэмин иткәннәр. Ә инде һөнәри бәйрәмгә нигез 1898 елның 28 апрелендә салына. Нәкъ шул чорда беренче тапкыр ашыгыч ярдәм кареталары Мәскәү полиция участокларына беркетелә. Башта ашыгыч ярдәм хезмәткәрләре юл фаҗигаләре булган урыннарга гына бара. Аларга өйләргә йөреп, хасталарга булышу тыела. Моңа бәйле бөтен кешегә дә тиешле медицина ярдәме күрсәтелми. Беренче ашыгыч ярдәм станциясе 1899 елда Ленинградта булдырыла. XX гасыр башында аларның саны арта. Авырулар янына табиблар беренче тапкыр 1926 елда бара башлый.

Ашыгыч ярдәм белгече нинди була? Бу өлкәдә хезмәт куючы теләсә нинди хәлгә әзер, тәҗрибәле, төпле белемле, тиз арада тиешле карарны кабул итә белергә тиеш. Пациентның сәламәтлеге һәм гомере дә табиб-фельдшерларның дөрес диагноз куюына һәм үз вазыйфаларын югары осталык белән башкаруына бәйле. Октябрьский шәһәре һәм якын-тирәдәге башка шәһәр-районнарның ашыгыч медицина ярдәме хезмәтләрендә шушы сыйфатларга ия кешеләр эшли. Гадәт буларак, матур бәйрәм уңаеннан әлеге өлкәдә хезмәт куючыларны Мактау грамоталары һәм Рәхмәт хатлары белән бүләклиләр. Бүген без үзләренең барлык белем-тәҗрибәләрен кулланып, ихлас йөрәктән чыккан җылылыкны кушып, кешеләр гомерен саклап калу эшен башкаручыларның исемнәрен горурлык белән атыйбыз.

Һөнәри бәйрәм — ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләре көне уңаеннан оештырылган тантаналы чарада фидакарьлекләре өчен 1нче шәһәр дәваханәсенең Рәхмәт хаты белән Туймазы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге (ОСМП) подстанциясе хезмәткәрләре Д. В. Федотов, А. Р. Шәйхуллина, А. Р. Асадуллина, Шаран авылының ОСМП подстанциясеннән З. Р. Бурнашева билгеләнде.

Октябрьский шәһәре хакимиятенең Мактау грамоталары Туймазы шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге подстанциясе белгечләре О. А. Биктимирова, А. А. Хәлиуллина һәм Бакалы авылы подстанциясе вәкиле В. Р. Мансуровага тапшырылды.

1нче шәһәр дәваханәсенең Рәхмәт хаты, шәфкать туташлары Советының һәм медицина хезмәткәрләренең беренчел профсоюз оешмасының Мактау грамоталары белән Октябрьский шәһәренең ашыгыч медицина ярдәме бүлеге подстанциясе белгечләре А. Н. Якунова, А. М. Шәйхлисламова, Р. Р. Нәфыйкова, Э. Н. Мингазова, Д. Д. Аглетдинова, Д. Р. Гимаева, А. И. Жидкова бүләкләнде.

Ашыгыч медицина ярдәме хезмәткәрләрен тагын бер тапкыр һөнәри бәйрәм белән тәбрик итәбез, ныклы сәламәтлек, гаилә иминлеге телибез. Җиңел булмаган, әмма шундый кирәкле хезмәтегез өчен рәхмәт сүзләрен кабул итеп алыгыз!

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: