Туган як
+1 °С
Кар
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 апрель 2022, 15:52

Сәламәт буын — көчле төбәк

Октябрьский шәһәрендә «Бала тап» республика проекты кысаларында фәһемле чаралар оештырылды.

Сәламәт буын — көчле төбәк
Сәламәт буын — көчле төбәк

Әлеге проект БР сәламәтлек саклау һәм гаилә, хезмәт, халыкны социаль яклау Министрлыклары белән берлектә «Башкортстан Республикасы аналары» оешмасы тарафыннан гамәлгә куелды. Аның максаты — социаль ятимлекне профилактикалау, ана булуга дөрес һәм ихтирамлы караш тәрбияләү. 2019 елдан алып тормышка ашырылучы проектны БР иҗтимагый палатасы әгъзасы Диана Фаррахова җитәкли. Шушы вакыт эчендә хатын-кызларның репродуктив сәламәтлеген һәм киләчәк буынның сәламәтлеген саклау, мәгълүмати, психологик һәм социаль ярдәм күрсәтү буенча чаралар комплексы әзерләнгән.

Проект чикләрендә Уфадан килгән белгечләр командасы — дипломлы психолог, тренер һәм коуч Зөлфия Халикова; республика клиник перинаталь үзәгенең 2нче хатын-кызлар консультациясе мөдире, гинеколог Резеда Юлбарисова; «Согаз-мед» медицина иминият компаниясе белгече — Туймазы бүлеге җитәкчесе Лиана Шәвәлиева; пособиеләр буенча белгеч — республика халыкка социаль ярдәм күрсәтү үзәгенең Туймазы районы буенча филиалы директоры урынбасары Гөлназ Халиуллина; республика балалар клиник дәваханәсе табиб гинекологы Айнур Идрисов һәм психолог-методист Ирина Фаткуллина Милли мәдәниятләр үзәгендәге ике мәйданчыкта күчмә чаралар үткәрде. Яшь гаиләләр белән репродуктив сәламәтлекне саклау, медицина иминияте системасындагы хокуклар турында әңгәмәләр оештырылды. Психологиягә кагылышлы темаларга аеруча зур әһәмият бирелде. Очрашу барышында балалар белән гаилә кыйммәтләрен саклау, аларны киләчәк буыннарга тапшыру турында ничек сөйләшү кирәклеге тикшерелде. Проект кысаларында яшь гаиләләр социаль гарантияләр һәм түләүләр белән дә танышты.

Икенче мәйданчыкта үсмерләр өчен «Гаилә» үзәге спикерлары, Республика балалар клиник хастаханәсенең балалар гинекологы лекция һәм җанлы әңгәмә оештырды. Белгечләр егетләр-кызлар белән аларның телендә аралашты, начар гадәтләрдән арыну, киләчәктә репродуктив потенциалны саклауга бәйле темалар буенча фикер алышты.

— Октябрьскийда очрашу ике максатчан аудиториядә үтте: мәктәп укучылары, 14-18 яшьлек урта махсус һәм югары уку йортлары студентлары, шулай ук фертиль яшьтәге хатын-кызлар. Без республикада абортлар санын киметү максатын куйдык һәм билгеле бер нәтиҗәгә ирештек. Быел проект кысаларындагы чаралар күчмә рәвештә дә, онлайн төрдә дә уздырылды. Бүген безнең әңгәмәгә Zoom-форматта мәгариф һәм социаль учреждениеләр белгечләре кушылды, — дип сөйләде Диана Фаррахова.

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: