Туган як
+16 °С
Болытлы
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
13 апрель 2022, 15:56

«Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһим»

Кешеләргә елмаю бүләк итүче һөнәр иясе — табиб стоматолог-ортопед Илдар Хөсәенов шулай ди.

«Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһим»
«Миңа эшнең нәтиҗәсен күрү мөһим»

... Ап-ак булып тезелеп киткән тешләрне күрсәтеп елмаю турында кем генә хыялланмый икән?! Әмма бөтен кешегә дә тумыштан матур, ныклы тешләргә ия булу бәхете тими. Бүген исә начар экология, тиешле таләпләргә җавап бирмәүче ризыклар куллану, авыз куышлыгын дөрес тәрбияләмәү, даими стоматологка күренеп тормауга бәйле проблемалар тагы да арта гына. Кайчагында тешләр бозыла башлавын белә торып та табибка барырга ашыкмыйбыз. Берәүләрнең вакыты, икенчеләрнең акчасы җитми, ә өченчеләр исә куркуын җиңә алмый…

Әмма ничек кенә булса да мәсьәләне кичектерә килү яхшыга түгел. Чөнки кешенең сәламәтлеге тешләргә нык бәйле. Яхшылап чәйнәлмәгән азык ашказанында начар эшкәртелә, моның аркасында организм файдалы матдәләрне әзрәк ала. Бу үз чиратында көч-куәт кимүгә, хәлсезлеккә китерә. Арттагы тешләр булмаган очракта авыздагы ризык уртны да җәрәхәтли. Моннан тыш, буш урынны капларга «омтылган» тешләр як-якка авышып теш аралыгы пәйда була.

Бүгенге әңгәмәбездә нәкъ шушы проблемаларны кисәтү турында сөйләшмәкчебез. Кешеләр сәламәтлеге сагындагы хезмәте өчен шәһәр хакимиятенең Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары белән билгеләнгән медицина белгече Илдар Хөсәенов белән заманча ортопедик тергезүнең тешләргә ничек «икенче» тормыш бирүе, ә сыйфатлы конструкцияләрнең уңайлы яшәеш тәэмин итүе турында әңгәмәләшеп алдык.

— Илдар Фазитович, традицион сораудан башлыйк: стоматологиягә килүегез ничек булды?

— Әтиемнең мәктәпне тәмамлаганда: «Улым, синнән яхшы табиб чыгачак», дигән сүзләре сәламәтлек саклау өлкәсен сайлауда төп этәргеч булды. Башта Октябрьский медицина көллиятендә белем алдым. Арытаба «ашыгыч ярдәм»дә фельдшер булып эшләдем, армиягә барып кайттым. Югары белем алу ниятеннән Уфа Башкорт дәүләт медицина университетының стоматология факультетына юлландым. Алдымда каршылыклар булса да (университетка 4нче омтылыштан соң гына укырга керә алдым) максатыма ирештем. Минем фикеремчә, нинди дә булса һөнәрне сайлап, ВУЗга кергәнче башта махсус белем алып, шушы өлкәдә эшләп карау кирәк. Шул вакытта инде киләчәгеңне әлеге белгечлек белән бәйләргә әзерме икәнлегеңне аңлаячаксың. Университетта укыганда практика вакытында стоматологиянең төрле юнәлешләрендә үземне сынап карадым (дәвалау, хирургия һ. б.). Нәтиҗәдә тешләрне протезлау гамәлләренең күңелемә иң якыны булуын аңладым. Миңа эшемнең нәтиҗәсен шунда үк күреп, бәяләү мөмкинлеге ошый. Интернатурадан соң, 2006 елдан шәһәр стоматология поликлиникасының тешләрне протезлау филиалында стоматолог-ортопед булып эшли башладым. Биредә теш протезлары ясалаучы лаборатория, дөрес профиль бирүче ортопедик кәнәфи бар. Бүгенге көндә дә шул ук урында хезмәтемне дәвам итәм. Моннан тыш, «Витадент» һәм «Жемчуг» стоматологик клиникаларында да эшлим.

— Ортопедик стоматология нинди проблемаларны хәл итә?

— Ул бозылган тешләр рәтенең бөтенлеген тергезә, шул рәвешле теш казнасы системасының сыйфатлы эшчәнлеген, аңлаешлы сөйләмне, иркен тын алуны һәм матур елмаюны тәэмин итә. Нәтиҗәдә, кешенең йөзе үзгәрә, яшәрә, җыерчыклар әзәя. Ортопедик стоматология прикусны тергезү, буыннардагы киеренкелекне бетерү аша баш авыртуларын, чигә һәм аскы теш казналыгы буыннарындагы шыгырдауны, тамак-муен спазмнарын киметә. Бер сүз белән әйткәндә, ул тормыш сыйфатын үстерергә булыша.

— Заман стоматологиясе элеккеге чордан нык аерыла дибез. Бу нәрсәдә чагылыш таба?

— Дөрестән дә, медицина өлкәсендә хезмәт куючылар көннән-көн алга барган заман белән бергә атлый. Әлеге эштә аларга ярдәмгә югары технологияләргә корылган җайланмалар, материаллар килә. Бүген тешләрне «яңарту» гамәлләре күпкә уңайлырак һәм сыйфатлырак башкарыла. Мин стоматологик ортопедиядә эшли башлаган вакытта, мәсәлән, әле нейлон (сыгылмалы), квадротти протезлар юк иде. Хәзер исә аларны куллану көндәлек күренешкә әверелә бара. Совет чорында металлокерамика зиннәтлелек билгесе булса, әлеге вакытта металлсыз керамиканың популярлыгы арта. Винирларга алмашка люминирлар килә. Элек тешләрнең ничек урнашуы, формасы һәм үлчәме турында күзаллау өчен аларның күчермәсен (слепок) алырга, рентген сурәте эшләргә һәм берничә тапкыр стоматологка барырга туры килә иде. Бүген боларның барысын да CAD/CAM система алыштыра. Әлеге инновацион технология авыз куышлыгын интраораль сканер (IOS) белән карау

һәм цифрлы күчермә алу, эшләнмәләрне электрон программада әзерләү һәм арытаба аларны 3D-принтер яки санлы программалы идарәсе булган станокта фрезерлау гамәлләреннән тора. Шул рәвешле протез яки башка конструкцияләрне тиз, төгәл һәм пациентка уңайлы рәвештә бер көн эчендә эшләргә мөмкин. Виртуаль модельләрнең мәгълүмат базасында 10 елга якын саклануын да билгеләп үтәсе килә.

— Эшегездә нинди ортопедик конструкцияләр кулланыла?

— Бу цирконий диоксиды каркасындагы керамик яки тоташ керамик коронкалар, металлокерамик коронкалар, керамик винирлар, вкладкалар һәм накладкалар булырга мөмкин. Соңгылары теш тукымаларын тергезергә ярдәм итә. Шулай ук коронканы тотып торучы нигез итеп кулланып ясалган күперсыман протезлар да гамәлдә. Гомумән алганда, кирәкле конструкцияләр клиник хәл торышына карап сайлана.

— Салынмалы ясалма тешләр элеккечә үк актуальме?

— Бүгенге көндә мондый протез нинди дә булса сәбәпләр аркасында имплантлар куйдыра алмаган кешеләр өчен дәвалауның төп варианты булып кала. Кайчагында салып куелучы конструкцияләрсез башка авыз куышлыгын тәртипкә китереп тә булмый. Мәсәлән, пациент инде күптәннән тешсез йөрү аркасында сөяк тукымасы зәгыйфьләнеп кала. Аны тергезү өчен күп вакыт, рухи көч һәм матди чаралар кирәгәчәк. Бу очракта иң кулай ысул булып өлешчә имплантлар кую һәм аларга беркетелә торган салынмалы протез ясау тора.

— Тешләрне тергезү алымнары белән таныштырып үтегезче. Тамыры гына калган тешне яңартып буламы?

— Әгәр теш җиңелчә генә бозылган, аңарда кариес икән яктылык ярдәмендә ныгытылган, биологик торышы буенча табигый тешкә охшаш пломба куела. Бу тергезүнең иң җиңел ысулы дияргә мөмкин. Катлаулырак очракларда исә (тамырларның 30 проценттан артыгы зарарланганда) кариес алынып, тештән күчермә эшләнә һәм техник аңа вкладка ясый. Арытаба табиб аны композитлы цементка утыртып куя. Тештә зур үзгәрешләр булып, нервлар да зыянланган булса эндодонтик дәвалау таләп ителә. Ягъни нервлар алынып, каналлар пломбалана, коронкалар кидерелеп, ясалма тешләрне тоташтыручы планка (мост) эшләнә.

— Коронкалар, винирлар һәм люминирлар бер-берсеннән нәрсә белән аерыла?

— Зарарланган теш пломба белән тергезелгәч, ул кырылып шомартыла һәм аңа коронка киертелә. Коронкалар металл, пластмасса яки керамикадан, шулай ук кушылма төрдә (металлопластмасса, металлокерамика) булырга мөмкин. Люминирлар һәм винирлар исә «елмаю» зонасында, алгы тешләрдә кулланыла. Алар тәү чиратта эстетик матурлык өчен җавап бирә. Кемгәдер тешләренең төсе (мәсәлән, тәмәке күп тартканда алар саргая), формасы ошамаска мөмкин, шул вакытта әлеге изделиеләр ярдәмгә килә дә инде. Әйткәндәй, люминирлар тешләрне кырып эшкәртмичә генә беркетелә. «Голливуд елмаю»на ия булырга мөмкинлек бирүче юка пластиналар аеруча сәхнә йолдызлары, артистлар арасында популяр. Әлбәттә, аларны куллануга каршылыклар да бар. Мәсәлән, тешләр тигез түгел, алар арасында зур аралыклар булганда.

— Винир яки коронка астында кариес ясалырга мөмкинме?

— Тәҗрибәле табиб стоматолог-ортопедка мөрәҗәгать итү мондый хәлне кисәтергә мөмкинлек бирәчәк. Тешләрне дөрес шомарту һәм әзерләү, конструкцияне сыйфатлы итеп ясау һәм урнаштыру кариес белән зарарлану ихтималын кисәтә. Моннан тыш сәламәтлеккә бәйле факторлар да бар. Мисалга, организмда кальций җитешмәгәндә, рахит булганда, йөклелек чорында тешләр тизрәк бозыла.

— Протезлау конструкцияләренең куллану вакыты нинди?

— Бу күрсәткеч берничә факторга бәйле: материал сыйфаты, пациентның табиб күрсәтмәләрен төгәл үтәве, реставрациянең бозылуына китерүче начар гадәтләр белән мавыкмавы, туклану үзенчәлекләре. Гадәт буларак, салынмалы протезлар 5 ел, коронка һәм винирлар 10-20 елга кадәр хезмәт итәргә мөмкин. Әйткәндәй, авыз куышлыгын тәртиптә тоту өчен ирригатор кулланырга киңәш ителә. Тешләрне су басымы белән чистартучы әлеге прибор гадәти теш щеткаларыннан күпкә отышлырак. Ул ризык калдыкларын яхшылап юып чыгара, эмальне зарарламый.

— Белем-осталыктан тыш стоматолог-ортопедның нәтиҗәле эшенә нинди факторлар тәэсир ясый?

— Беренче чиратта, кулланыштагы җайланмалар мөһим урын алып тора. Монда сүз медицина инструментлары, слепок һәм башка материаллар да, 2,5-8 тапкырга кадәр зурайтып күрсәтүче оптик линзалар (микроскоп) турында да бара. Зуботехник лаборатория тарафыннан әзерләнгән әсбаплар (вкладка, коронка һ. б.) шулай ук зур әһәмияткә ия. Тагын бер мөһим фактор — ул табибның һәм пациентның да психологик торышы, стресска каршы тора алучанлыгы. Протезлауга килгән кешенең ышанычын яулау, тыныч уңайлы мохит булдыру эшнең нәтиҗәсенә турыдан-туры тәэсир итә.

— Ортопедик дәвалауның сыйфатын ничек билгеләргә?

— Бу тәү чиратта эстетик матурлыкта һәм конструкциянең уңайлылыгында чагылыш таба. Күп пациентлар өчен шулай ук тергезүнең тиз һәм авыртусыз башкарылуы мөһим. Әлбәттә, ясалма тешләрнең чыдамлылыгы да сыйфатлылыкны күрсәтә.

— Тәҗрибәгездә аеруча хәтердә калган катлаулы очраклар бармы?

— Теш казналыгына резекция ясалган (яман шеш кисеп алынган) пациентлар белән эшләү ул. Алар өчен сыйфатлы итеп ясалган протез гадәти тормышка кайту, үзаллы рәвештә ризык кабул итү мөмкинлеге булып тора. Мондый очраклар белән эшләү үзенчәлекләрен тирәнтен өйрәнү максатында Уфада махсус курсларда да булып кайттым. Әйткәндәй, белем-күнекмәләрне үстерү өчен мин курсташлар, коллегалар белән даими очрашып торам. Бу яңалыклардан хәбәрдар булу, тәҗрибә уртаклашу өчен яхшы. Яңарак Самарада металлокерамика, винирлар белән эшләү буенча түләүле курсларда укып кайттым. Алдагы көннәрдә шушы юнәлештә белемне үстерү өчен Казанга барырга планлаштырам.

— Стоматолог-ортопед эшендә иң мөһиме нәрсә дип уйлыйсыз?

— Эшнең уңай нәтиҗәсен күрү. Моңа ирешер өчен табибтан һөнәри осталык белән берлектә зур җаваплылык та таләп ителә. Тәү чиратта бу ортопедиянең түләүле өлкә булуына бәйле. Хәтта совет заманында да ташламалы төркемгә кергән пациентлар гына бушлай теш ясата ала иде. Кеше инде сиңа ышанып, акчасын түләп килгән икән бу ышанычны аклау, эшне җиренә җиткереп югары дәрәҗәдә башкару зарур. Әгәр урамда, кибеттә яки башка урында элеккеге пациентың очрап, күрмәмешкә салышып үтмичә, ихластан елмаеп, исәнләшеп, рәхмәт әйтеп китсә — бу безнең эшкә иң югары бәя инде.

— Белүебезчә, тешләрне елына ике тапкыр стоматологта тикшертеп тору кирәк. Сез бу киңәшне тотасызмы?

— Тешләр торышын үзем даими күзәтеп торам. Әлбәттә, берәр проблема булса дәвалану узам.

— Гаиләгез белән дә танышыйк. Ял вакытларын ничек үткәрәсез?

— Тормыш иптәшем Светлана педиатр белгечлегенә ия, ул бүгенге көндә кан бирү станциясендә эшли. Хатыным белән танышуыбыз уку чорында булды. Аның белән тулай торакта капма-каршы бүлмәләрдә яшәдек. Шунда аралашып-дуслашып киттек. Тату гаилә корып, бүген ул һәм кызыбызны үстерәбез. Улыбыз мәктәпне тәмамлый, безнең инде аны медицина белгече итеп күрәсебез килә. Әмма нинди һөнәргә укыячагын ул үзе сайлаячак. Без —иҗади гаилә, музыкаль чараларда, конкурсларда катнашканыбыз бар. Мин музыка коралларында (гитара, гармун) уйныйм, җырлыйм. 2009 елда республика күләмендәге «Яшь гаилә» бәйгесендә җиңү яуладык. Медицина өлкәсендә эшләүче гаилә дусларыбыз да бар. Бергәләп очрашып, гомум темаларга аралашабыз, мәдәни ял итәбез.

— Әңгәмәгез өчен зур рәхмәт, Илдар Фазитович! Сезгә ныклы сәламәтлек, гаилә бәхете, эшегездә яхшы нәтиҗәләр һәм рәхмәтле пациентлар теләп калабыз!

 

Лилия ГАБИТОВА,
Автор фотосы.

 

Автор:Аида Ханнанова
Читайте нас: